Русия гаскәрләре киткәннән соң, Херсон өлкәсендә 400дән артык сугыш җинаяте теркәлгән, тәртип саклау оешмалары азат ителгән җирләрдә сивилләрнең һәм хәрбиләрнең мәетләрен таба. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.
"Русия гаскәре илебезнең үзе керә алган башка төбәкләрендәге кебек үк, Херсон өлкәсендә дә үзеннән соң вәхшилекләр калдырган. Һәр үтерүчене табып, җаваплылыкка тартачакбыз", диде ул.
Сугыш барганда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.
Зеленский якында Херсон өлкәсенең 226 торак пунктында тәртип урнаштырылачагын, аларда 100 меңнән артык кеше яшәвен әйтте.
"Элемтә, интернет, телевидениене кайтарабыз. Электр һәм су белән тәэмин итүне мөмкин кадәр тизрәк торгызырга тырышабыз. Транспорт йөрешен, почтаны, ашыгыч ярдәм һәм медицинаны кайтарачакбыз. Хакимият оешмалары, полиция, кайбер хосусый ширкәтләрнең эшчәнлеге торгызыла башлады", диде ул.
Шул ук вакытта Зеленский Херсон өлкәсендә яшәүчеләрне миналар куелган булуы, вазгыять имин булмавы турында кисәтте. Аның әйтүенчә, миналарны чистарту барышында бер сапер үлгән, дүртесе яраланган.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
- Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- 11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте. Херсонга кергән украин хәрбиләрен халык сәламәләп каршы алды.
- Элегрәк БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе Русия гаскәре Украина җирләрендә сугыш җинаятьләре кыла дип нәтиҗә ясаган иде. Комиссия рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.
- Июнь аенда Украинада Русиянең сугыш җинаятьләре турында "Җәлладлар китабы" порталы эшли башлады.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!