Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улым яныма килеп "Әни, мин — гей" диде. Мин нишли алам?"


Айгөл Гыймранова
Айгөл Гыймранова

"15 яшьлек улым яныма килеп, гей булуын әйтте. Мин нишли алам? Аның бу юлын кабул иттем. Минем өчен иң мөһиме — бала белән үзара мөнәсәбәтләрем, калганы аның шәхси тормышы..." Башкорт активисты Айгөл Гыймранова белән гейларга мөнәсәбәте, Русиянең нигә ул төркем кешеләрне кабул итмәве, ЛГБТ "пропагандасы"на каршы канун турында сөйләштек.

Айгөл ханым, социаль челтәрләрнең берсендә улыгызның гей булуы турында ачыктан-ачык әйткән идегез. Моңа нәрсә этәргеч булды?

Бу теманы гомумән нормаль кабул итәм һәм монда бернинди дә кимсетерлек оят эш юклыгын күрсәтергә булдым

— Мин Украинадагы сугышка каршы чыгып, моның милләтләр геноциды булуы турында язгач, бер башкорт миңа комментар калдырды. "Син Америкада утырып, безнең эшләргә тыгылма. Улыңны кара, ул "зәңгәр", кызың да җенесен алыштырырга җыенмыймы әле", дигән эчтәлектәге комментар иде. Аны алып атмадым, ул әле дә тора. Кеше өчен улымның алар кебек түгел, башкача җенси мөнәсәбәтләргә керүе катастрофа санала, ә милләтне кыру, халыкның кырылып үлүе — катастрофа түгел.

— Комментарны алып ташларга, җавапсыз калдырырга да була иде. Нишләп аның гей булуы турында язып чыгарга булдыгыз?

— Җавапсыз калдырсам, дәшмәсәм, алып атсам, башкалар да бу хакта язуын дәвам итәр иде. Алар шушы комментарлары белән миңа авырлык китерәм дип саный, моны нечкә ягым дип уйлый икән — ялгышалар. Бу теманы гомумән нормаль кабул итәм һәм монда бернинди дә кимсетерлек оят эш юклыгын күрсәтергә булдым. Аннан соң, улымның Инстаграмы да ЛГБТ темасы белән тулы. Ул үз мәктәбендә ЛГБТ җәмгыяте вице-президенты да булып торды. 11-12нче сыйныфта ниндидер форумнарда катнашып, хәбәрләр сөйләп, чыгышлар ясап йөрде. Беренче дулкын иммигрантның (Айгөлнең улы АКШта тумаган) вице-президент, гей, азчылык милләт вәкиле булуы, Русиядә үзе кебек кешеләрне җәберләүләре турында кычкырып сөйли иде.

— Сез улыгызның башкалар кебек түгеллеген кайчан, ничек аңладыгыз?

Беренче класста укыганда, Вивиен исемле кытай кызына гашыйк булып: "Үскәч, аңа өйләнәм", дип йөрде

— Бала үз авызы белән әйтмичә, аңламадым да, белмәдем дә. Барысы да гадәти иде. Беренче класста укыганда, Вивиен исемле кытай кызына гашыйк булып: "Үскәч, аңа өйләнәм", дип йөрде. Аннан соң, иремнең сеңлесенә гашыйк булды. "Һаннага өйләнәм", дип йөри башлады. Өебезгә кызлар да, дус малайлары да килеп йөрде. Өй тулы кеше була, мин пиццага заказ биреп аларны сыйлыйм, ә алар уеннар уйнап утыра иде. Гейлык турында фикер туарлык ситуация булмады. Улым бер башкорт лагерыннан кайткач кына аптырарлык вакыйга булды: бер кыз аңа үлеп гашыйк булып хатлар язды, ә улым җавап бирмәде. Мин сорашкач: "Ошамый ул миңа", дип кенә җаваплады. Бик матур башкорт кызы иде. Тик бу да андый уй тууга сәбәпче вакыйга түгелдер — кемгә кем ошамас.

15 яшенә җиткәч, балам яныма килде дә: "Әни, мин — гей" диде. "Ярар, улым. Синең җенси мөнәсәбәтләреңдә, ни рәвешле секс белән шөгыльләнүеңдә минем ни эшем бар", дидем. Аңа карап кына үз баламны яратудан туктамыйм, күралмый башламыйм бит. Минем өчен балам белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу — беренчел. Ә аның шәхси тормышы — аныкы. Бер бала да әнисе яки әтисе әзерләп куйган юл буенча гына уза алмаячак — һәркайсыбызның үз язмышы. Ул да үз юлын ярып барачак.

Сез интервью турында әйткәч тә, улыма шалтыратып, аннан рөхсәт сорадым

Дөресен әйткәндә, бу яңалык шундый авыр вакытыма туры килде. Ирем белән мөнәсәбәтләр киеренке иде, аңа кадәр генә бер якын дустым вафат булды. Бөтен дөньям буш калган кебек иде һәм улым да миңа килеп шундый көтелмәгән яңалык җиткерде. Эчемдә буран булса да тышка чыгармадым, бераз уйланып йөргәч, дөньяларым тынычлангач, үзе белән аерым утырып сөйләштем.

— Син моны кайчан аңладың?

— 8-9 яшемдә үк.

— Нишләп башта ук миңа әйтмәдең, уртаклашмадың?

— Синең моңа нәрсә дип җавап бирәсеңне белмәдем, күпчелек ата-ана аңламый бит.

— Мин бит күпчелек ата-ана түгел. Мин моңа ничек карыйм инде?! Бу синең шәхси эшең дип карыйм.

Улым килеп кочаклады да елады. "Ярый әле, син минем әнием", диде. Менә шунысы — баланың миңа булган ышанычы иң мөһиме.

Бу вакыйгада мин үземне дә гаепле санамыйм, баламны да гаепле санамыйм, шулай килеп чыккан.

— Ир бала белән ана арасындагы мондый ышанычка ничек ирешә алдыгыз?

Өч яшьлек балага да олы кешегә караган кебек карадым. Мин аларны беркайчан да алдамыйм, ничек бар шулай әйтәм.

— Балалар белән кечкенә вакытларыннан ук ачыктан-ачык җитди итеп сөйләшә, киңәшләшә, фикерләшә идем. Өч яшьлек балага да олы кешегә караган кебек карадым. Мин аларны беркайчан да алдамыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Үз хаталарым турында да сөйлим. Кайчак, ана кеше буларак, үземне алардан акыллырак, тәҗрибәлерәк хис итеп, күбрәк сөйләргә тотынам — менә шуннан тыела белергә, күбрәк баланы тыңларга кирәк. Ул үз фикерен миңа тулысынча ачып бетерсен, сөйләсен. Балаларның хаталары өчен әрләмим, һәркемнең хаталанырга хакы бар.

Менә хәзер улым студент булды, ул миңа шалтыраткан саен ниләр эшләп йөргәннәрен ачыктан-ачык сөйли. Сез интервью турында әйткәч тә, улыма шалтыратып, аннан рөхсәт сорадым. "Миннән интервью сорап мөрәҗәгать иттеләр, синең турында сөйләячәкмен, син рөхсәт итсәң генә сөйлим", дидем. "Әни, сөйлә. Балалар үз халәтен, кичерешләрен аңларга, олырак кешеләр белән моны уртаклашырга тиеш, бу хакта сөйләргә кирәк, анда бу хакта беркем дә сөйләми", дип рөхсәт бирде. Ул Русиядә ЛГБТ вәкилләренә карашны, "пропаганда"га каршы кануннар кабул итеп ятуларын да белә.

— Сез Америкага киткәнче татар-башкорт дөньясында, ислам тәртипләре яшәгән даирәдә кайнаган кеше. Телисеңме-теләмисеңме, ул даирә барыбер үз йогынтысын калдыра. Шушы күзлектән караганда, улыгызның гей булуын кабул итүе авыр булдымы?

Гей-клубның җитәкчесе дә татар, бик милли җанлы кеше иде

— Әллә сез татар-башкорт арасында "зәңгәрләр", "аллар" юктыр дисезме? Минем тормышта һомосексуаллар, ЛГБТ вәкилләре электән үк бар иде. Студент елларында Казанда гей-клубта ди-джей булып та эшләдем. Сүз уңаеннан, ул гей-клубның җитәкчесе дә татар, бик милли җанлы кеше иде. Анда бик күп татарлар йөрде, үзебезнең бер укытучыны да очраткан булды. Татар-башкорт танышларыгыз арасында ЛГБТ вәкилләре юк яки сез алар турында белмисез икән, бу алар бөтенләй юк дигәнне аңлатмый. Ул организмга хас үзенчәлек, ягъни ниндидер милләтләрне, диннәрне әйләнеп узмый. Мин моны аңлагангамы, әллә дусларым арасында гейлар булып, моңарчы да аларга нормаль карашта булгангамы, әлеге яңалыкны чагыштырмача тыныч кабул иттем.

Улым алкоголик булса булсын, төрмәгә утырса утырсын, хәтта наркоман булса да ярый, әмма "зәңгәр" генә була күрмәсен дигән фикер бар. Бу ни өчен шулай?

Әллә сез татар-башкорт арасында "зәңгәрләр", "аллар" юктыр дисезме?

— Мин ул хакта еш уйлыйм. Хәзер бу турыда психологлар да сөйли башлады. Русия тарихында төрмә темасы зур роль уйнаган. Әйтерсең, бу илдә бар юньле кеше үз срогын рәшәткә артында утырып чыгарга тиеш. Бөек классик язучыларны алып кара: кайсы кая сөрелгән, кайсы төрмәдә атып үтерелгән. ГУЛАГ, концлагерьлар, сөргенлек, шансон җырлары, зэкларга хас жаргон... Гомумән, төрмә романтикасы гасырлар буе геннарга сеңдерелгән, андагы тәртипләр безнең җәмгыятькә дә тирән үтеп тамыр җәйгән. Һәркемнең нәселендә бер туганы булса да төрмәдә булган яки сөргенлекне узган. Гейларны кимсетү — ул төрмә кануннарының берсе.

Җәмгыятьтә дә шул кануннар урнашкан. Әгәр ниндидер күренекле, танылган шәхес, ягъни моңарчы ук "авторитет" яулаган кешенең гей икәнен белсәләр, күтләрен кысып булса да, аның белән кул биреп исәнләшәләр, бу "гөнаһ"ына күз йомарга тырышалар. Ә көчсезрәк кеше гей булып чыкса, аны мөмкин кадәр мыскыл итәргә, таптарга керешәләр. Шуны таптап, үз дәрәҗәләрен күтәрмәкче булалар. Бу, читтән караганда, бик шакшы гамәл булып күренә. Ә ни өчен Русиядә төрмә кануннары соң? Һәм моны берничек тә үзгәртергә тырышмыйлар? Чөнки хөкүмәттә дә бандитлар утыра.

— Татарстанда, Башкортстанда гейларның барлыгын беләбез. Гей-клуб ачарлык ихтыяҗ булгач, аларның булуы табигый кебек. Тик нигә алар күренми?

Гейларны кимсетү — ул төрмә кануннарының берсе

-— Чөнки куркалар. Төрмә кануннары яшәгән җәмгыятьтә үзеңне-үзең сату — суицидка тиң гамәл. Ярар, олы ирләр үз организмының шундый булуын яшерә, ә балалар нишләргә тиеш? Ул кызларга күңеле ятмавын, малайларны ошатуын, физик яктан да аларга тартылуын аңлады, ди. Үсмер бала шушы проблем белән нишләргә, кемгә барырга тиеш? Ул үзен гарип дип уйларга тиешме? Ләкин бит ул гарип түгел. Шундый чакта бала үзен шушы сыйфатлары белән дә кабул итүләрен аңларга тиеш. "Син шундый, син мондый", "сине психиатрга алып барабыз" дигән эмоциональ җавап ишетергә түгел, ә "әйе, андый кешеләр дә була" дигән җавап алырга тиеш.

Балаларга нык авыр. Алар үзен нормаль түгел дип саный, чөнки тирә-яктагы бөтен җәмгыять аларны шундыйга саный. Шуның өчен алар үз-үзләренә кул да сала.

Улыгыз кайчан да булса барыбер Русиягә, Башкортстанга кунакка кайтачак. Аңа анда зыян салырга мөмкиннәр дип уйламыйсызмы?

Ә балалар нишләргә тиеш? Малай кызларга күңеле ятмавын, башка малайларны ошатуын, физик яктан да аларга тартылуын аңлады, ди. Үсмер бала шушы проблем белән нишләргә, кемгә барырга тиеш?

— Кайтмаячак. "Русиядә ЛГБТга караш үзгәрми торып, анда кайтмаячакмын", диде. Әйткән икән, үз сүзендә тора: башкорт бит — үзсүзлелеге җитәрлек.

— Кайчан да булса оныклар тәрбияләрмен, дип уйлагансыздыр. Шуны уйлап та борчылмадыгызмы?

— Юк, борчылмадым, хәзер әллә нинди мөмкинлекләр бар. Уллыкка алып яки суррогат анадан бала таптырып була. Берәр лесби иптәш кызы белән сөйләшеп, ясалма аталандырып, аннан таптырып та тәрбияләп була. Бала табу ысуллары күп.

— Ниндидер чир йоктырырга мөмкин дигән борчу юкмы?

— Миңа калса, чирне гетеросексуал булганда күбрәк йоктырырга мөмкин. Чирләр турында әйткәндә, Америка мәгарифенең бер үзенчәлеге бар: биредәге мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре укытыла. Балаларны төрле җенси чирләрдән, авырга калудан сакланырга өйрәтәләр. 12-13 яшьлек малайларның җенси яктан өлгереп җитүе, 15-16 яшьтәге кызларның да җенси мөнәсәбәтләргә керешүе аңлашыла, шуңа аларга дөрес тәрбия һәм аңлату эше булырга тиеш.

"Тәртипсезләнеп йөрмәгез" яки "малайлар белән йоклап йөрмәгез, сезгә иртә әле, кияүгә баргач шулай итәрсез" дип әйтеп кую — тәрбия түгел. Аның нәтиҗәсе турында аңлатулар булырга тиеш. Аборт ясатуның куркынычы нинди? Аны ясатмас өчен нишләргә? Чирләр алмас өчен нишләргә? Монда кыз авырга калган икән, ул "үзен тыя алмаган" яки "кызлар бирмәсә, ирләр талап алмый" дип, аны гына гаепләп калдырмыйлар — ә гаеп тигез рәвештә икегә бүленә. Ирләр дә үз җаваплылыгын аңлый, шуңа проблем тудырмаска тырыша.

— Улың "зәңгәр" икән, димәк, дөрес җенси тәрбия бирмәгәнсең" дигән гаеп ишеткәнегез бармы?

Балаларга нык авыр. ...Алар үз-үзләренә кул да сала.

— Бу теманы бөтенләй белмәгән кешеләр әнә шулай гаепне минем өскә аударып калдырырга мөмкин — андый очраклар булды. Мин ничек тәрбияләргә тиеш соң аны? Ә син үз балаңны гетеросексуал итеп үстергәндә, ничек итеп тәрбиялисең? Көн саен иртән бармак янап: "Капма-каршы җенес вәкиленә генә тартылырга ярый, кара аны" дип чыгарып җибәрәсеңме? Ә мин: "Улым, син ирләр белән йокларга тиеш" дип тәрбия биргәнменме? Мине гаепле итмәкче булалар, әмма монда бернинди гаебем дә юк. Минем бала тулы гаиләдә — әтиле һәм әниле булып, нәрсәнең нәрсә икәнен күреп үсте. Әйткәнемчә, бу организмның шундый үзенчәлеге.

— АКШта ЛГБТ вәкилләре өчен дә никахлар бар. Тик барыбер алар үз хокуклары өчен көрәшне дәвам итә, хәтта мәктәпләрдә дә ЛГБТ-җәмгыятьләр төзелү шул хакта сөйли. Күбесенчә гетеросексуаль булган җәмгыятьтә балаңа яшәргә авыр булыр дип уйламыйсызмы?

Безгә Америкадан китәргә ярамый, монда калачакбыз

— Без яшәгән Калифорния штаты иң беренчеләрдән булып ЛГБТ вәкилләре арасында никахлар теркәү турында канун кабул итте. Башка штатлардан гейлар килеп Калифорниядә үз гаиләләрен теркәп китә. Бу демократик штат, ләкин чиркәүгә йөрүчеләр, бик дини кешеләр дә күп. ЛГБТ-җәмгыятьләр мәктәптәге шундый үсмерләрне берләштерү, аларны яклау, терәк булдыру максатыннан кирәк.

Гетеросексуаль җәмгыятьтә яшәү җиңелрәк булыр иде дип тә әйтә алмыйм, чөнки гей булып яшәп караганым юк. Мин хәзер үз баламның тормышы катлауланмасын дип кенә уйлыйм. Моның өчен безгә Америкадан китәргә ярамый, монда калачакбыз.

— Сез яшәгән штатта гейларны кыерсытулар буламы, бармы?

— Бәлки бардыр, әмма ишеткәнем юк. Мин белеп бетермәскә дә мөмкинмен. Бездә ул булса да бик сирәктер.

— Улыгызның гей булуын Башкортстандагы туганнарыгыз ничек кабул итте? Аралашудан баш тартулар булмадымы?

— Мин алар белән улымның җенси тормышы турында фикерләшмим. Бу хакта кем беләндер сөйләшергә тиешмен дип тә уйламыйм. Безнең туганнар белән үзара мөнәсәбәтләргә сугыш зуррак йогынты ясый.

— Русиядә ЛГБТ "пропагандасы"н тыючы канун кабул итәргә маташалар. Алар элек тә үз ориентациясен яшерә иде, хәзер бигрәк тә яшерергә мәҗбүр булачаклар. Нишләп Русия ЛГБТ вәкилләрен кабул итә алмый дип саныйсыз?

Гей булмаса да, аны гей итеп күрсәтә торган эшләр фабрикацияләп, тыныч кына вазифасыннан алып атып була

— Игътибар итсәгез, Русиядәге шактый урыслар исламны да, татарны, үзбәкне, яһүдне, кавказлыны һәм башкаларны да кабул итә алмый. Аларга кара тәнле халыклар да ошамый. Үзләреннән башка алар беркемне, бернәрсәне дә кабул итә алмый. Хәзер инде үзләре кебек үк украиннарны да кабул итә алмыйлар.

Ә кануннарны ни өчен кабул итәләр? Аңлавымча, бүгенге хөкүмәттә депутатлар, артистлар арасында бик күп гей бар. Әгәр бу кануннарны кабул итмәсәң, алар турындагы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларына чыгарга мөмкин. Төрмә кануннары белән яшәргә күнеккән җәмгыять моны кабул итәргә әзер түгеллекне дә аңлыйлар. Шуңа бу мәгълүмат чыкмасын, халыкка таралмасын өчен, шушы кануннар кабул ителә.

Элек "мужеложство" өчен төрмәгә утыртканнар, психиатрия клиникаларында дәвалаганнар. Алга таба ул кануннар кире кайтмас дип кем ышанып әйтә ала? Мондый кануннар уңайсыз кешеләрне алып ату өчен дә уңайлы. Гей булмаса да, аны гей итеп күрсәтә торган эшләр фабрикацияләп, тыныч кына вазифасыннан алып атып була, мәсәлән. Бу хакта беркая да язмаячаклар да, чөнки аны да ЛГБТ "пропагандасы" дип, массакүләм матбугат чарасын бөтенләй ябып куярга яки күтәрә алмаслык штрафка тартырга мөмкин.

— Баласы ЛГБТ вәкиле булуын белгән ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?

Русиядәге шактый кеше исламны да, татарны, үзбәкне, яһүдне, кавказлыны һәм башкаларны да кабул итә алмый

— Баланы яратырга кирәк. Ул үз әти-әнисенең яратуын, аларга таяна алуын аңлап, белеп торырга тиеш. Шуны тоеп яшәсә, аңа яшәве җиңерәк булачак. Бөтен дөнья балага каршы булганда да, ата-ана бала яклы булырга, аның өчен ата-анадан да якынрак кеше юклыгын аңларга тиеш. Шул очракта ниндидер җылы мөнәсәбәтләр саклап калып була.

Бәлки, бар бала да минеке кебек үзенең гей булуы турында килеп әйтмәс, ләкин ул әти-әнисенең үзе яклы икәнен аңлаячак.

Кеше үтереп төрмәгә эләккән балалары өчен аналарның йөрәге ярылып йөри: төрмәгә баралар, акча күчерәләр, яклаучылар яллыйлар, посылкалар салалар, очрашулар эшлиләр, ә гей бит берни дә эшләмәгән, җәмгыятькә бер зыян да салмаган. Ул үзе кебек гей табып гаилә кора икән, бәлки, үз гомерен бәхетле яшәр. Бәлки, ул синнән дә бәхетлерәк булыр. Нигә аны интектереп яшәтергә, бар тормышын тәмугка әйләндерергә?

23 ноябрьдә Русия думасы традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне, педофилия һәм җенес үзгәртүне пропагандалауны тыю, шулай ук мондый тыюны бозган өчен административ штрафлар турындагы канун өлгеләре пакетын икенче укылышта карарга җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG