Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әлфия Авзаловага багышланган нәфис фильм төшереләчәк


"Әлфия Авзалова" китабының татарчасы
"Әлфия Авзалова" китабының татарчасы

"Моң патшабикәсе" исемле фильмның сценарие әлегә әзер түгел. Баш рольдә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова уйнарга мөмкин.

Казанда Әлфия Авзаловага багышланган нәфис фильм төшерәчәкләр. "Моң патшабикәсе" исемле фильмның сценарие әлегә әзер түгел, баш рольдә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова уйнарга мөмкин, дип яза "Бизнес Online".

Бу хакта Әлфия Авзалова турында яңа китап чыгуга багышланган матбугат очрашуында җырчының кызы әйткән. "Актриса белемем бар, Марсель Сәлимҗанов сыйныфында укыдым, театр училищесы дипломым да бар. Әни белән Татар дәүләт филармониясендә 10 еллап бергә эшләдем, концертларын алып бардым, әмма заманында хуҗабикә булуны сайладым. Әнинең өлкәнрәк вакытын гәүдәләндерә алыр идем, ә яшь чагын кызым уйный алыр иде, ул яшь Әлфиягә бик охшаган", дип сөйләгән җырчының иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова.

"Аксу" продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров фильм сценариена нигез итеп "Әлфия Авзалова" китабы алыначак дигән.

"Әлфия Авзалова турында нәкъ менә бу китапка нигезләнгән фильм төшерәсе килде, хәзер сөйләшүләр бара. Президент тарафыннан да, башкалар ягыннан да кызыксыну бар дип уйлыйм, чөнки Әлфия апа авыр язмышлы, бик кызыклы шәхес иде", дигән Сәрвәров.

Фильм төшерүләрен Татарстан президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкаручы мөдире Нурия Хашимова да хуплаган. "Бу бик яхшы һәм дөрес фикер, Аллаһ боерса, ул тормышка ашар дип уйлыйм", дигән ул.

Китапка килгәндә, бу Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалованың әнисе турында чыгарган өченче китабы. Беренче китап 2019 елда татар телендә чыкты, икенчесен ике елдан соң инглиз телендә чыгардылар, быел исә "Әлфия Авзалова" урысча чыкты.

"Әлфия Авзалова" китабы өч өлештән тора. Беренче кисәк — "Үзем турында" дигән автобиография китабы, икенче өлешендә татар эстрадасының танылган артистларының җырчы турында истәлекләре, өченчесендә Әлфия Авзалова репертуарыннан йөз җырның сүзләре һәм ноталары язылган. Китапта җырчының җырлары тупланган MP3-диск та бар.

Зөлфия Нигъмәтҗанова китапның татар, инглиз һәм урысча төрләре бер-берсеннән аерыла дип белдергән. 18 ноябрьдә Татарстанның милли китапханәсендә "Әлфия Авзалова" китабының урыс телендәгесен тәкъдим итәчәкләр.

Белешмә: Әлфия Авзалова

Әлфия Авзалова — күренекле татар җырчысы. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышыннан кайтмый. Әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы буларак эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Мәшһүр җырчы 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG