Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинга җәзаны киметеп, 11 елга калдырдылар


Роберт Мусин. Архив фотосы
Роберт Мусин. Архив фотосы

Узган ел Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны 12 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинга җәза мөддәтен киметеп, 11 елга калдырган, дип яза Татарстан медиалары.

Узган ел 28 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны 12 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Прокурор 14 ел да 9 ай сорады.

Мусинны вазифасыннан файдалануның алты эпизодында гаепләделәр. Килгән зыянның күләме 53 млрд сум дип бәяләнә. Мәхкәмә Мусинны дүрт эпизодта гаепле дип тапты, икесенең мәхкәмәдә каралу вакыты чыккан диелде.

Ул шулай ук өч ел идарә итү вазифаларында эшли алмаячак, дәүләт бүләкләреннән дә мәхрүм иттеләр.

2018 елның гыйнварына кадәр Мусин тикшерү изоляторында тотылды, соңрак аны йорт сагына күчерделәр. Хөкем карары игълан ителгәч кабат сак астына алдылар.

Быел февральдә Мусинга вазифасын яман максатта файдалану турындагы эш нигезендә яңа гаепләү белдерелде. Җинаять эше 2020 елда ук билгесез затларга карата ачылган иде, ахырдан бу эштә төп гаепләнүче Мусин булды.

Хөкем карары үз көченә керми торды – яклау бер эпизодта Мусинны аклауларын, мәхкәмәдә каралу вакыты чыгу сәбәпле өч эпизодта эшне туктатуларын һәм бер эпизодта җәзаны йомшартуны сорады.

  • 2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.
  • 2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.
  • Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG