Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роберт Мусинга 12 ел колония хөкеме чыкты


Роберт Мусин (уртада), архив фотосы
Роберт Мусин (уртада), архив фотосы

Прокурор 14 ел да 9 ай сораган иде. 

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 28 сентябрьдә Татфондбанкның элекке башлыгы Роберт Мусинга 12 ел гомум тәртипле колония хөкеме чыгарды. Моннан тыш, 23 млрд сумлык зыянны каплату таләбен дә мәхкәмә канәгатьләндерде. Ул шулай ук өч ел идарә итү вазифаларында эшли алмаячак, аннан дәүләт бүләкләре дә алына.

Мусинны вазифасыннан файдалануның алты эпизодында гаепләделәр. Килгән зыянның күләме 53 млрд. сум дип бәяләнә. Мәхкәмә Мусинны дүрт эпизодта гаепле дип тапкан, икесенең мәхкәмәдә каралу вакыты чыккан.

Хөкемдар Наил Камалетдинов гаепләнүчене вазифаларыннан файдалануда гаепле дип тапкан.

Май ахырында мәхкәмәдә дәүләт гаепләүчесе Мусинга 14 ел 9 ай колония җәзасы сораган иде. Аңа каршы "вәкаләтләрне арттырып куллану" маддәсе белән җинаять эше ачылды, ул алты шундый гамәл кылган диелде.

Прокурорлар шулай ук Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне дә сораган иде. Моннан тыш, 47,4 миллиард сумлык зыянны каплау таләбе дә нигезле һәм канәгатьләндерергә тиешле дип табылды.

  • 2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.
  • 2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.
  • Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG