Украина эчке эшләр министры Денис Монастырский Херсон өлкәсенең Русия гаскәрләреннән азат ителгән районнарында җәфалап үтерелгән 63 кешенең мәете табылуын сөйләде, дип хәбәр итә Украина эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
"Эзләүләр әле башланды гына, шуңа зинданнар һәм каберлекләр күп табылачак. Хәзер бу җәсәдләрне эксгумацияләү бара", дип белдергән ул.
Монастырский әйтүенчә, сугыш җинаятьләренең беренче нәтиҗәләре нигезендә тәртип саклаучылар 436 эш ачкан. 11 иректән мәхрүм итү урыны табылды, аларның дүртесендә җәфалаулар булган, дип ышандыра министр.
Монастырский дошман ягы белән хезмәттәшлек итүчеләр ачыклануын да сөйләгән. Ул Херсон өлкәсендә 16 тикшерү посты эшләвен, аларда кешеләрне оккупацион хакимиятләр белән хезмәттәшлектә тикшерүләрен әйткән.
"763 кешене тикшердек, аларның бишесен тоткарлап, коллаборационизмда шикләнеп, Украина иминлек хезмәтенә тапшырдылар. Дошман белән хезмәттәшлек итүчеләрнең күхпчелеге Русия гаскәре белән Днепрның каршы ярына китүен аңлыйбыз, әмма калучылар да күп. Бездә оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән һәм аларга булышканнарның исемлеге бар", дигән министр, бу хакта "Суспильне" яза.
Сугыш барганда Азатлык бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
- Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- 11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте. Херсонга кергән украин хәрбиләрен халык сәламләп каршы алды.
- Украина президенты Владимир Зеленский Русия гаскәрләре киткәннән соң, Херсон өлкәсендә 400дән артык сугыш җинаяте теркәлде, тәртип саклау оешмалары азат ителгән җирләрдә сивилләрнең һәм хәрбиләрнең мәетләрен таба, дигән иде.
- Херсоннан чигенгән чакта Русия гаскәренең тикшерү изоляторыннан 457 тоткынны иреккә чыгару да әйтелде. Алар арасында үтерү һәм көчләү кебек җинаятьләр кылучылар да бар диелә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!