Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә түрәләр тыкшынуыннан соң көллияттә яулык бәйләп йөрергә рөхсәт иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр Чиләбе шәһәре мәктәбендә белем алучы Виктория Ашуровага яулыгын салмаган очракта дәресләргә кертелмәячәге һәм уку йортыннан куылачагы турында кисәтү ясалган иде.

Чиләбедә һөнәри урта белем бирү йортында кызларга яулык бәяләп йөрергә рөхсәт иткәннәр. Бу хакта Чиләбе өлкәсенең кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Евгений Майоровның көллияткә кертелмәгән яулыклы кызның анасына язган хатында әйтелә. Әлеге документны Русия юристлар милли берләшмәсе чыгарды.

Хатта бу мәсьәлә буенча эшче төркем оешуы, анда Чиләбе өлкәсенең бала хокуклары вәкаләтле вәкиле, өлкәнең мәгариф министры урынбасары, көллият мөдире, Чиләбе халыклар ассамблеясы рәисе катнашуы әйтелә.

"Укучы кызга (исем фамилиясе яшерелгән) билгеләнгән кием формасына яулык өстәү мөмкинлеге турында мәгариф министры урынбасары һәм көллият мөдире белән килешенде", диелә хатта.

Документта кайсы көллият һәм кайсы студентның хокукы бозылуы турында әйтелми.

Моңа кадәр низаг Чиләбе шәһәренең 71нче мәктәбендә чыккан иде. Уку йортының җитәкчелеге хиҗап киеп килгән укучы Виктория Ашуровага яулыгын салмаган очракта дәресләргә кертелмәячәге һәм уку йортыннан куылачагы турында кисәтү ясады.

Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемы һәрдаим туып тора:

  • Бу уку елы башында Төмәннең 88нче мәктәбендә яулык бәйләгән кызны мәктәпкә кертмәскә тырышканнар иде. Низагтан соң төбәк рәсмиләре мәсьәләне уңай хәл ителүен белдерде. Соңрак мәктәптә кызларга яулык бәйләп йөрү рәсми рәвештә тыелды. Ә элегрәк мәктәп җитәкчелеге яулыктан йөрүне "чыгарма буларак" һәм вакытлыча гына рөхсәт итеп торган булуы әйтелде.
  • Ике ел элек хиҗап кигәне өчен Омски көллиятенә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ул көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны сораган иде. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.
  • 2020 елда Екатеринбур шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар.
  • Биш ел элек Сарански шәһәрендәге уку йортларында кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылуы хакында сөйләгән иде юрист Марат Ашимов Азатлыкка.
  • Аңа кадәр Мордовиянең Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укучыларны эзәрлекләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG