Депутатлар моны яңа инвестицияләр җәлеп итү өчен эшләнә дип аңлатты, шул ук вакытта быел "Алабуга"дан чит ил ширкәтләре үз эшләрен туктатты.
Татарстан Дәүләт шурасы "Алабуга" махсус икътисади зонасына өстәмә салым ташламалар бирүне хуплады. Бу хакта 18 ноябрьдә узган парламент утырышында депутатлар тавыш бирде.
Канун өлгесеннән күренгәнчә, киләсе өч елда махсус икътисади зоналарының индустриаль паркы милек салымыннан азат ителәчәк. 2026 елдан яңа милеккә һәм 2023-2026 ел эчендә икътисади зонасының идарәче ширкәтенә исәпкә куелган милкенә салымның 50 проценты гына түләнәчәк.
Киләсе 6 елда Татарстан бюджеты моннан 2,8 млрд сум керемен югалтачак. Депутатлар моны инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк дип саный.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "Алабуга"да аерым ширкәтләр, шул исәптән "Ford Sollers" үз эшен туктатты.
Моннан тыш, махсус икътисад зонасы белгечләргә кытлык кичерүе күренә. Моңа кадәр "Алабуга" Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайту вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасы элүе билгеле булды. "Әйе, без Таймс-скверда реклам урнаштырдык. Бүген авиатөзелеш, микроэлектроника, биотехнологияләр өлкәсендә белгечләрнең кире Русиягә, Татарстанга, "Алабуга"га кайтуы кирәк. Аларның илебезне үстерүе кирәк. Конкуренция кискенләшә һәм без чынлап та дөнья лидерлары белән ярышабыз", дигән оешманың баш мөдире Тимур Шәгыйвәлиев.
Рәсми мәгълүматка караганда, "Алабуга" махсус икътисади зонасы барлыгы 158,5 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп иткән, 10 мең эш урыны булдырган. Узган ел табыш 136 млрд сумнан артып киткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!