Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катарда Дөнья футбол беренчелеге башланды


Беренчелек ачылыш тантанасы
Беренчелек ачылыш тантанасы

Украинада башлаган сугышы аркасында Русия беренчелектә катнашудан читләштерелгән. Украина җыелмасы исә Уэлс такымына җиңелеп, беренчелеккә уза алмаган.

20 ноябрь кичендә Катарның Әл-Һаур шәһәрендә 22нче футбол дөнья беренчелеге ачылышы тантанасы узды. Чараны сәламләү сүзе белән Катар әмире Тамим бин Хәмәд Әл-Тани ачып җибәрде.

Тантанада BTS популяр Коньяк Корея музыка төркеменең вәкиле Чон Чонгук, Катар җырчысы Фәхад Әл-Кубаиси, Һолливуд актеры Морган Фриман чыгыш ясады. Беренче уенда Эквадор Катарны 2:0 исәбе белән җиңде.

Халыкара футбол федерациясенең (FIFA) 22нче дөнья чемпионаты 20 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр уза. Катар футбол беренчелеген кабул иткән дөньяның иң кечкенә иле булды. Аның мәйданы Татарстаннан алты тапкыр кечерәк (Татарстан – 68.000 м2 , Катар – 11.571 м2).

Катарда җәй эссе булуы сәбәпле гадәттә җәйге айларда уза торган уеннар ноябрь-декабрь айларына күчерелде. 2010 елда беренчелекне үткәрү хокукын алганда Катар хакимиятләре "ясалма болытлар ярдәмендә чемпионатны җәен үткәреп була" дип вәгъдә итсә дә, бу проект чынга ашмады.

2010 елда АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Австралияне җиңеп Катар бу беренчелекне үзендә үткәрү хокукын яулаган өчен ришвәтчелектә гаепләнде. Ул вакытта Катарда дөнья футбол беренчелеген уздыру өчен инфраструктура юк иде. Хакимиятләр илдәге бөтен мигрантларны төзелеш эшләренә җәлеп итте. Илнең 2.8 миллион халкының 300 меңе генә Катар ватандашлары, калганы Якын Көнчыгышның башка илләреннән килеп эшләүчеләр.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Катар хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы турында хисап чыгарды. Аерым алганда, хатын-кызлар һәм ЛГБТ-җәмгыятенең хокуклары бозылуы кискен тәнкыйтьләнә. Катарда бер җенесле мөнәсәбәтләр өчен җиде елга кадәр хөкем итәргә мөмкиннәр. Хатын-кызларның кияүгә чыгу, кайда уку һәм эшләү, чит илгә чыгу һәм табибка баруы бары тик ир туганы йәки ире катнашында хәл ителә.

2021 елда The Guardian хәбәр иткәнчә, 2010 елдан Катарда 6500гә якын эшче үлгән, аларның 37-се дөнья беренчелеге биналары төзелешендә һәлак булган диде. Норвегия, Германия җыелма такымнары Катарны кеше хокукларын якларга чакырып чаралар үткәрде.

Дөнья беренчелегендә 32 илнең җыелма такымы катнаша. Финал 18 декабрь көненә билгеләнгән. Турнир классик систем нигезендә оештырылган: 32 такым сигез төркемдә уйный, плей-оффка һәр төркемнән беренче ике такым чыга.

Беренчелектә Русия һәм Украина такымнары катнашмый. Русия такымы уеннан Украинада башлаган сугышы аркасында читләштерелгән. Украина җыелмасы исә Уэлс такымына җиңелеп, беренчелеккә уза алмаган.

2018 елда дөнья футбол беренчелеге Русиядә узган иде. Аның алты уены Казанда уйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG