Accessibility links

Кайнар хәбәр

FIFA: Татарстан халыкара ярышларда Русия рөхсәте белән генә катнаша ала


"Казан Арена" - 2018 елгы дөнья беренчелеге стадионнарының берсе
"Казан Арена" - 2018 елгы дөнья беренчелеге стадионнарының берсе

Татарстан спортчылары халыкара уеннарда бары тик федераль үзәкнең рөхсәте булганда гына аерым чыгыш ясый ала. Бу хакта FIFAның җавап хатында белдерелә.

Азатлык радиосы FIFAга (FIFA - Халыкара футбол оешмалары федерациясе) Ирландия, Уэлс, Шотландия кебек Татарстанның да үзенең милли такымы белән халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге бармы дигән сорау юллаган иде. Җавап булып килгән хатта FIFA вәкиле оешманың нигезләмәсенә сылтады.

Әлеге нигезләмәнең 11нче бүлегендә FIFAга җирле оешмаларның керү тәртибе аңлатыла. Оешмада бәйсез илләр катнаша алуы хакында әйтелә. Шулай ук Британиянең ассоциацияләре аерым рәвештә катнашалар диелә.

Бүлекнең алтынчы маддәсендә исә бәйсезлеге булмаган илләр FIFA ассоциациясендә бары тик ул кергән илнең рөхсәте һәм хуплавы белән генә катнаша алуы әйтелә. Ягъни, халыкара ярышларда катнашу өчен Татарстан футбол ассоциациясенә Русия милли футбол ассоциациясе рөхсәте кирәк булып чыга.

FIFA нигезләмәсендә күрсәтелгән әгъза булу шартлары
FIFA нигезләмәсендә күрсәтелгән әгъза булу шартлары

Пензада яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Русиягә карамыйча Татарстан спортчыларының халыкара уеннарда аерым да чыгыш ясарга хокукый нигезе бар дип белдереп, Татарстан президентына хат юллаган иде. Ул Татарстан Конституциясе, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә моңа мөмкинлек бирә, дип әйтә.

Татарстан Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы исә бу мөмкин түгел дип белдерде. Шундый ук фикерне Азатлыкка спорт белгече Айрат Шамилов әйткән иде. Соңгы атналарда интернетта Татарстанның үз футбол такымын булдыру турында сораштырулар бара.

XS
SM
MD
LG