Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә каршы 104 шикаять караячак. Алар бөтенесе дә аннексияләнгән Кырымнан килгән, дип хәбәр итә адвокат Павел Чиков.
Мәхкәмә кабул иткән эшләр арасында "Хизб ут-тәхрир" оешмасында катнашу өчен хөкем ителгән дистәләр кырымтатар эше дә бар. Әлеге оешманы Русия хакимияте террорчы оешма дип саный.
Шулай ук, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Кырым аннексиясеннән соң ликвидацияләнгән Украин православ чиркәвенең Кырым епархиясе һәм мөселман җәмәгатьләре эшләрен дә караячак.
Моннан кала, Страсбурдагы мәхкәмә Александр Кольченко һәм Олег Сенцов эшләрен дә карарга җыена. Алар Акъярда Русия фиркасе офисын яндыруда гаепле дип табылган иде һәм биш ел колониягә хөкем ителгәннәр иде.
Шикаять бирүчеләр арасында Русия колониясендә утыручы украин активисты Андрей Коломиец һәм сепаратизм өчен хөкем ителгән Кырым журналисты, Азатлык Радиосына язган Николай Семена да бар.
Шулай итеп, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Европа Шурасыннан чыгарылганнан соң беренче тапкыр шикаятьләр кабул итте. Кырым белән бәйле эшләр Украинаның Русиягә каршы бирелгән шикаяте каралганнан соң каралачак.
- Украинага һөҗүм иткәне өчен, 16 мартта Русия Европа Шурасыннан чыгарылды. Мәскәү шуңа җавап итеп Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәмәскә булды. Ул канунны 11 июньдә Русия президенты Владимир Путин имзалады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум