Accessibility links

Башкортстан коммунистлары лидеры Юнир Котлыгуҗин "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен тыюын хуплады


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Котлыгуҗин фикеренчә, Сталин турында да, аның золымнары хакында да йә яхшы итеп кенә язырга кирәк, йә бернәрсә дә язмаска, диелә.

КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин төбәк пленумында чыгыш ясап, Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куеласы спектакльне тыюлары өчен Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге театры җитәкчелегенә рәхмәт әйткән.

Котлыгуҗин сүзләренчә, бу әсәр совет чорын каралтып күрсәтә.

"Без совет чорының тормыш рәвеше турындагы, совет чоры кешеләрен яралтучы халык буларак түгел, ә ниндидер аңгыра һәм рәхимсез итеп күрсәткән "фейк"ларның дәрәҗәсен төшерепбарырга тиеш. Шуңа Башкорт драма театрының ачыктан-ачык совет чорына каршы спектакльне – Яхина язган "Зөләйха күзләрен ача"ны тыюын хуплыйбыз", дигән Котлыгуҗин. Бу хакта "Башкирский снег" Telegram-каналы яза.

Котлыгуҗин фикеренчә, Сталин турында да, аның золымнары хакында да йә яхшы итеп кенә язырга кирәк, йә бернәрсә дә язмаска.

Күптән түгел Гафури башкорт театры "Зөләйха күзләрен ача"спектаклен репертуардан алды. Февраль ахырында романның авторы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыккан иде.

Театрның ноябрьгә ясалган беренче афишасында "Зөләйха күзләрен ача" спектакле ике тапкыр – 1нче һәм 24нче ноябрьдә күрсәтелергә тиеш булган.

  • Котлыгуҗин моңарчы да Сталинны хуплаган иде. Июньдә республика башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать язып, Сталинны яклауны таләп итте. Ул 9 майда Уфада яңгыраган чыгышта Сталинга кагылышлы сүзләрнең "канун бозу-бозмавын тикшерүне һәм прокурор чарасы күрүне" сораган иде.
  • Сталин идарә иткән елларда Башкортстанда сәяси җинаятьләрдә гаепләнеп 50 меңнән артык кеше репрессияләнгән, күбесен атып үтергәннәр, яки алар лагерьләрдә һәлак булган.
  • Милләтләр ягыннан караганда, Башкортстанда урыслар (30 процент), башкортлар (28 процент), татарлар (24 процент) һәм башка милләт вәкилләре (18 процент) репрессияләнгән.
  • 1997-2011 елларда Башкортстанда җиде томлык "Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы" чыкты, анда 50 меңнән артык кеше турында биографик белешмәләр бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG