Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе журналист Андрей Григорьевны читтән торып кулга алган


Аны “медиа чараларын, шул исәптән интернет кулланып террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау”да гаеплиләр (РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше).

Казанның Совет районы мәхкәмәсе журналист Андрей Григорьевны читтән торып кулга алган. Аны "медиа чараларын, шул исәптән интернет кулланып террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"да гаеплиләр (РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше).

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә "Бизнес Online"-га әйтүләренчә, тикшерүнең бу үтенече 18 ноябрьдә каралган. Мәхкәмә Григорьевны Русиядә тоткарлагач, яки Русиягә тапшырылгач ике айга сак астына алу карары чыгарган, хәзер ул эзләүгә бирелгән диелә.

Андрей Григорьев — "Idel.Реалии" белән хезмәттәшлек иткән журналист. Аны узган елның декабрендә "ят агент" дип таныганнар иде.

  • Русиядә һәм Татарстанда бәйсез журналистларга басым күзәтелә. 17 август иртәсендә Русия тикшерү комитеты Казанда элек һәм хәзер Азатлык Радиосы һәм "Idel.Реалии" белән хезмәттәшлек иткән журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм аларның туганнарына тентү белән килгән иде.
  • "Бәйсез журналистларга һәм комментаторларга бу түбәнсетүче гаепләүләр — ахмаклык", дип белдергән иде Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Джейми Флай. "Дөреслекне һәм аны хәбәр итүне җинаять дип тану безнең дөрес, бәйсез яңалыкларны ялганга һәм Кремль манипуляцияләренә альтернатива эзләүче русияләргә җиткерүебезне туктата алмаячак", дип өстәде ул.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG