Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада һуманитар олау җыю һәм тапшыру үзәге оештырырга кушкан, аны республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин җитәкләячәк, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
Бу йөкләр "Башсельхозтехника" оешмасына тапшырылып барачак диелә.
Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге башкорт батальоннары өчен һуманитар йөкләргә гаризаларны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаевка җыярга кушылган. Салават Юлаев батальоны, республиканың эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре һәм Росгвардия өчен кирәкле әйберләргә гаризаларны вице-премьер Ирек Сәгыйтов, мобилизацияләнгәннәргә исә Башкортстан башлыгы җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев җыячак.
Аннексияләнгән Луһански, Донецки "халык республикалары"на, Запорожье һәм Херсон өлкәләре өчен дә һуманитар йөк сатып алачаклар.
- 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
- Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
- Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде диелде.
- 1 октябрьдә республикада Салават Юлаев батальоны төзүләре турында билгеле булды.
- Шул ук вакытта сугышта үлүчеләр ягыннан да Башкортстан - алдынгы сафларда. Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган исемлегендә Украинадагы сугышта һәлак булган 267 ир-егетнең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!