Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутатлары 30 чит ил оешмасын "теләнмәгән" һәм "экстремист" дип танырга тәкъдим итте


Василий Пискарёв
Василий Пискарёв

Бу оешмаларның барысы да "НАТО илләре хөкүмәтләре контролендә һәм Русияне эчтән какшатуга юнәлдерелгән", дип саный алар.

Русия думасы комиссиясе "дус булмаган" 16 илнең Русиядәге 30 оешмасы эшчәнлекләрен "теләнмәгән" һәм "экстремист" дип танырга тәкъдим итте. Бу хакта депутат Василий Пискарёвка сылтама белән хәбәр ителә, ул Русиянең эчке эшләренә чит дәүләтләрнең тыкшынуы фактларын тикшерү комиссиясен җитәкли.

Бу оешмалар арасында "Svoboda Alliance" (Австралия), "Русская Америка за демократию в России" (АКШ) оешмалары, "Ковчег" проекты (40тан артык илдә вәкилләре бар), "Датские друзья демократической России" (Дания), "Евразийская ассоциация снижения вреда" (Литва), "RUHelp – Russians against the war" ассоциациясе (Люксембург), "Free Russia NL" берләшмәсе (Нидерланды), "Кеше хокуклары йорты" фонды (Норвегия), "Demokrati-Ja" хәрәкәте (Германия), "Азат Русия форумы" (Латвия) бар.

Пискарёв фикеренчә, әлеге оешмаларның барысы да "НАТО илләре хөкүмәтләре контролендә һәм Русияне эчтән какшатуга юнәлдерелгән".

"Элегрәк бу оешмалар Русиядә тәртипсезлекләр һәм фетнәчелек чыгаруга, сайлауларга тыкшынуга һәм наркотикларны пропагандалауга, үсмерләрне җимергеч эшчәнлеккә җәлеп итүгә, Русияне дискредитацияләү өчен төрле технологияләр куллануга махсуслашкан иде, ә быел февральдән, Украинада махсус хәрби операция уздырылу белән бәйле, актив рәвештә Русиягә каршы эшчәнлеккә кушылды", дип белдерде ул.

Пискарёв әйтүенчә, Украина кораллы көчләрен финансларга, Русиягә каршы чикләүләр кертергә, Украинага корал һәм хәрби техника бүлеп бирергә чакырулар турында сүз бара.

Бу оешмалар "чит илдәге патриотик рухлы Русия ватандашлары сафын таркатырга тели" дип ышандыра Пискарев.

Комиссия чит ил оешмаларында гына туктап калмыйча, аерым алганда Русиянең студентлар басмасы – DOXA-ны экстремист дип тануны таләп итә. Пескарев әйтүенчә, бу басма Германиядән торып эшли һәм аның Украина яклы пропаганданы җәелдерү, Русиядә канунсыз каршылык чаралары уздыруга катнашы бар.

  • Оешманы теләнмәгән дип тану Русиядә аның теләсә нинди эшчәнлеге тыелуны аңлата, ә мондый оешмалар белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эше ачулары һәм иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Русиядә теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елда кабул ителгән иде. Русия һәм чит ил хокук яклаучылары берничә мәртәбә аны тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG