Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе сугышка каршы чара әзерләнүе турындагы хәбәрләре өчен Руслан Терентьевның иреген бер елга чикләгән


Казанда Украинадагы сугышка каршы чара
Казанда Украинадагы сугышка каршы чара

Аны Telegram-дагы чатта сугышка каршы чара әзерләнүе турындагы хәбәре өчен киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыруда гаеплиләр.

Казан мәхкәмәсе сугышка каршы чара әзерләнүе турындагы хәбәрләре өчен Руслан Терентьевның иреген бер елга чикләгән. Әле 7 июльдә үк чыгарылган мәхкәмә карарына BIRDS Telegram-каналы игътибар иткән.

Аерым алганда, мәхкәмә аңа муниципаль берәмлектән читкә чыгуны, яшәү урынын үзгәртүне тыйган, шулай ук ул айга ике тапкыр тәртип саклау оешмаларына теркәлергә барырга тиеш.

14 мартта Татарстандагы Тикшерү комитеты "Протестный чат. Казан" Telegram-чатындагы пост аркасында киңкүләм чуалышларга чакыру турында җинаять эше ачты. Тикшерү версиясенә караганда, "2022 елның 3 мартында Telegram мессенджерындагы чатта "ачыкланмаган зат" Казанда буласы килештерелмәгән "Нет войне" чарасы турында фикер алышканда "мегафоннар, яндыргыч катнашмалар һәм күсәкләр сатып алырга" тәкъдим иткән, "ягъни хакимият вәкилләренә кораллы каршылык күрсәтүгә өндәгән".

Тикшерү фаразынча, Терентьев бу хәбәрне җинаятьчел максат белән урнаштырган һәм "киңкүләм чуалышларга" чакырган.

17 мартта җинаять эше ачылганнан соң, Казан активистлары өйләрендә тентүләр узды: "Яблоко" фиркасеннән элегрәк депутатлыкка намзәт булган Гөлназ Равилова, "Яблоко" фиркасе әгъзасы Елена Изотова, "Ветер" студентлар басмасы дизайнеры Анна Канцер, КФУ студенты Вадим Хрущев, КФУ мөгаллиме Самсон Либерман, активистлар Тимур Төхвәтуллин, Руслан Терентьев, Кирилл Алехин һәм Андрей Бояршинов, "Яблоко"ның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллиннарның фатирлары тентелде.

Ахырдан Казан активисты Андрей Бояршиновны Telegramда ике пост өчен террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Мәхкәмә аны йорт сагына утыртты.

  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле, 24 февральдән Русия шәһәрләрендә яшәүчеләр сугышка каршы чараларга чыга. Аларга каршы җинаять эшләре ачыла, күбесен сак астына җибәрделәр.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG