Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта булып кайткан Уфа ихтыярие тиешле акчаларын бирмәүләренә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфадан Антон Ш. сугышта 23 июньнән 23 сентябрьгә кадәр – 3 ай  булган. Бу вакыт эчендә ир 450 мең сум хезмәт хакы һәм 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алуын сөйли. Ләкин 600 мең сум күләмендәге, тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен тиешле акчаларын бирмәүләрен әйтә.

Ихтыяри буларак Чечняның "Әхмәт" махсус көчләре белән Украинага каршы сугышып кайткан башкортстанлы Антон Ш. тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен түләнә торган акчаларны бирмәүләренә зарлана. Бу хакта ул MKset басмасына сөйләгән.

Басма язуынча, ир сугышта 23 июньнән 23 сентябрьгә кадәр – 3 ай булган. Бу вакыт эчендә ир 450 мең сум хезмәт хакы һәм 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алуын сөйли. Ләкин 600 мең сум күләмендәге, тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен тиешле акчаларын бирмәүләрен әйтә.

Ир сугышка кырына ничек эләгүен Башкортстанның ихтыярилардан торган үз батальоннары булуы турында ишетмәве, хәрби хезмәткә яраксыз булгач, хәрби комиссариат аша да китә алмавы һәм шуңа Чечня аша барырга булуы белән аңлата.

Сугыштан кайткач, сентябрь ахырында ул Уфаның Ленин районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткән, әмма ирнең документлары булмавын, бу уңайдан кирәкле мөрәҗәгатьләр ясаячакларын әйткәннәр.

"Түләүләрне берничә ай көтәргә куштылар. Шуннан бирле бернинди хәбәр юк", дип сөйләгән ул басмага.

Ике атналап элек ир Русия президенты Владимир Путинга электрон хат язган, әлегә аңа җавап бирмәгәннәр диелә.

Бу уңайдан басма Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, җавап әле килмәгән.

  • 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Русиядә башта ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.
  • Иң беренче булып Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз республикасында Украинага җибәрү өчен чечен батальоннары оештыра башлады. Аннан күреп, бу эстафетаны Русиянең башка төбәкләрендә, беренче чиратта Башкортстанда эләктереп алганнар иде. Соңыннан Татарстанда да ихтыярилардан батальоннар төзелде.
  • Ихтыяриларның үзләренә вәгъдә ителгән акчаларны ала алмаулары турындагы зарлар даими килеп тора.
  • Шул ук вакытта Башкортстанның үз ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйли. "Яңа техника, яңа кораллар булыр дип ышандырганнар иде, ә чынлыкта безгә инде өченче тапкыр ремонтланган автоматлар таратылды. Кайсысы кәкре, кайсысы бер тапкыр аткач эшләми башлый. Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG