Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан русияләрнең яртысы акчаларын саклап тотмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Акча җыеп барырга теләүчеләр уртача 370 мең сум тупламакчы була. 30 проценты бер елда 500 мең сум, 19 проценты – 200-499 мең сум, 25 проценты – 100-199 мең сум, 16 проценты – 50-99 мең сум, 10 проценты – 50 мең сумга кадәр акча җыярга ниятли.

Русиядә яшәүчеләрнең яртысы 2023 елда күпме дә булса акча җыеп сакларга ниятли. Шул ук вакытта быел аларның 18 проценты гына маяларын даими тулыландырып тора алган. Бу хакта "Работа.ру" һәм "СберСтрахование" белешмәләренә сылтама белән "РБК" хәбәр итә.

Сораштырулар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, русияләрнең 51 проценты киләсе елда күпме дә булса акчасын җыеп куярга тели. 22 проценты бернинди мая тупларга ниятләми, 27 проценты әле хәл итмәгән.

Акча җыеп барырга теләүчеләр уртача 370 мең сум тупламакчы була. 30 проценты бер елда 500 мең сум, 19 проценты – 200-499 мең сум, 25 проценты – 100-199 мең сум, 16 проценты – 50-99 мең сум, 10 проценты – 50 мең сумга кадәр акча җыярга ниятли.

Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты гына быел даими рәвештә, ә 25 проценты исә вакыт-вакыт акча җыеп торган.

NielsenIQ русияләрнең июль-сентябрь айларында нинди тауарларга акчаны ныграк кысып тотуын да ачыклаган. 10 тауардан торган бу исемлектә хәмер – иң соңгы урында, сораштырылучыларның 36 проценты гына хәмергә акчаны әзрәк тотарга тырыша.

Ә менә кием сатып алу (сораштырылганнарның 71 проценты), өйдән читтә күңел ачуларга (66 процент), гомуми туклану урыннарында ашауга (65 процент) акча түкмәскә тырышучылар күбрәк булган.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) баш мөдире Константин Абрамов әйтүенчә, русияләр хәзернең иң зур куркуы - башка илләр белән сугыш башлану. 2021 ел ахырында русияләрнең төп куркуы исә – бәяләр артуы булган.

Ноябрь башында Русиядә яшәүчеләрнең 47 процентында "кара көн"гә җыеп куелган акчалары юк, дип хәбәр ителгән иде. Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты керемсез калган очракта җыелган акчаларына бер-ике ай гына яши алачагын сөйләде. 15 проценты исә – бер айдан да азрак. Респондентларның 5 проценты гына керемнәрсез бер елдан артык яши алачагын әйтте.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, февраль аеннан русияләрнең 80 проценттан артыгы җыеп барган акчаларын өлешчә яки тулысынча югалткан, дип хәбәр ителгән иде август ахырында.
  • Июль ахырында Русия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина "билгесезлек арту сәбәпле" русияләр акча тупларга тырыша дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG