Accessibility links

Кукмарада полициягә һөҗүм вакытында үтерелгән егетнең үги әтисенә 18 ел колония хөкеме чыкты


Кукмара полициясе бин
Кукмара полициясе бин

Аны "Балигъ булмаучыны җинаять кылуга җәлеп итү" һәм "Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. Марат Җамалиевның адвокаты Руслан Нәгыев хөкем карары фаразларга гына корылган, җитди дәлилләр юк дип саный.

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Кукмарадагы теракт эше" нигезендә, полициягә һөҗүм вакытында үтерелгән егетнең үги әтисе Марат Җамалиевка хөкем карары чыгарды, аңа 18 ел колония бирделәр.

Җамалиевны Русия җинаять кодексының "Балигъ булмаучыны җинаять кылуга җәлеп итү" һәм "Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. Тикшерү барышында ирне "Тәртип саклау оешмасы хезмәткәренең гомеренә һөҗүм ясарга котырту" маддәсе нигезендә дә гаепләгәннәр, әмма "Бизнес Online"-га Җамалиевның адвокаты Руслан Нәгыев әйтүенчә, соңрак бу гаепләүдә аны аклаганнар.

Дәүләт гаепләүчесе Җамалиевка 19 ел колония бирүне сораган иде.

2020 елның 30 октябрендә төнлә Алтай краенда туган, Башкортстанда яшәгән 16 яшьлек Виталий Антиповның Кукмара полициясе бинасына һөҗүм итүе турында белдерелде. Ул полиция бүлегенә яндыргыч шешәләр ыргыткан, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрен яралаган дип хәбәр ителде. Полиция аны атып үтерде. Соңрак социаль челтәрдә яшүсмернең "хәрәм сатыла торган кафены шартлатырга" баруы турында яздырган видеосы барлыгы ачыкланды.

1 ноябрьдә яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиев кулга алынды. Җамалиев 2001 елда Киров өлкәсе нефть үткәргечен шартлатуда гаепләнеп, 14 елга төрмәгә утыртылган иде.

Җамалиев Кукмарадагы хәлләрдә гаепле булуын кире кага. "Хөкем карары үлгән үсмернең әнисенең күрсәтмәләренә корылган. Ул исә үз чиратында тикшерү барышында бу күрсәтмәләрдән баш тартты. Мәхкәмәдә аннан өч көн сорау алдылар, ул Җамалиевка яла ягуын сөйләде", дип белдергән "Бизнес Online"-га адвокат Нәгыев.

"Эш материалларында Җамалиевның үсмер белән язышулары юк, шуңа Җамалиевның аны [җинаять кылырга җәлеп итүенә] видео-аудио дәлилләр дә, шаһит күрсәтмәләре дә юк. Бары тик Зарипованың фаразлары гына бар иде, ул да алардан баш тартты", ди Нәгыев.

Адвокат Җамалиевның гаепле булуы дәлилләнмәгән дип саный. "Әйе, элегрәк ул коточкыч җинаять кылуы өчен хөкем ителгән иде. Шулай да гаепләү хөкем карары фаразларга гына корыла алмый. Мондый җитди гаепләү бар икән, җитди дәлилләр дә булырга тиеш", ди Нәгыев. Ул хөкем карарын шикаять итәчәкләрен әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG