Accessibility links

Татарстанда республиканың чыршы бәйрәмен уздыру өчен 32 миллион сум тотачаклар


Республика чыршы бәйрәме. Казан, 2021 ел.
Республика чыршы бәйрәме. Казан, 2021 ел.

Аның яртысына Яңа ел бүләкләре алачаклар. Моннан тыш бу сумма тамашаны оештыру , аңа сценарий төзү, репитицияләр, декорацияләр кору һәм аларны сүтеп алу кебек эшләр өчен дә каралган.

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы республика чыршы бәйрәмен оештыру һәм үткәрүгә 31,8 миллион сумнан артык акча тотачак. Бу заказ дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

31,8 миллион сумның яртысын – 15,2 миллион сумына Яңа ел бүләкләре алачаклар. Аларга кондитер эшләмәләре һәм рюкзаклар керә.

21 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр чарага әзерләнү барышында 2,2 миллион түләячәкләр. Моңа декорацияләр һәм техник җиһазлар корып кую, концерт програмы репитициясе һәм аны үткәрү, декорацияләрне кире сүтеп алулар керә.

3,7 миллион сумны тамашаның иҗади програмын оештыру белән бәйле хезмәтләргә бүләләр.

Калган акчаларны, әйтик, видеоконтент, сценарий өчен, кайнар ризык белән тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгы сагы хезмәтләренә тотачаклар.

Шул ук вакытта күптән түгел Казан Кирмәне җирләрендә дә беренче тапкыр чыршы бәйрәме оештырачаклары билгеле булды, анда Украинага каршы сугышта катнашучыларның балаларын чакырачаклар. Шул рәвешле, 1-4 сыйныф укучыларын Казан Кирмәнендәге Яңа ел тамашаларына чакырасылар, ә 5-11 сыйныфларда укучыларны "Татнефть-Арена"дагы чыршы бәйрәменә көтәләр.

Узган ел республика чыршы бәйрәме "Баскет-холл"да үткән иде, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Быел "Казан" гаилә үзәге каршындагы җирләрне Яңа елга бизәү 13,037 миллион сумга төшәчәк. 18 декабрьгә "чатыр" инсталляциясе корылачак. 20 декабрьгә чыршыны куячаклар. Ә 2023 елның 20 гыйнварында корылмаларны сүтә башлаячаклар, дип хәбәр ителде.

  • Шул ук вакытта, Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, күп кенә төбәкләр Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады. Әйтик Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде.
  • Ленинград өлкәсеннән соң, Петербурда да Яңа елга ниятләнгән бәйрәм чараларыннан баш тарттылар. Аерым алганда Невски проспектында һәм Сарай мәйданында концерт, Таврически сараенда хәйрия чарасы һәм фейерверк булмаячак.
  • Янга калдырылган акчаларны ихтыярилар һәм мобилизацияләнгәннәрне коралландыру һәм тәэмин итү өчен тотачакбыз, дип аңлатты төбәк губернаторы Александр Беглов.
  • Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.
  • Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG