Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mедиа: Русиядә мобилизация өчен бүленгән акчаларның 82 проценты башка максатларда кулланылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әйтик, Смоленски хакимиятләре бу акчаларга тараканнар зоопаркы төземәкче булган, ул-бу була калса, биредә хәрби җыен пункты ачарга мөмкин булачак дигәннәр. Дөрес, мобилизация игълан ителгәч зоопаркның төзелеп бетмәве, тараканнарының 80шәр сумга шәһәр халкына сатылып җибәрелүе ачыкланган.

Сигез ел эчендә дәүләт килешүләре нигезендә мобилизация өчен бүленгән акчаларның 82 процентка якыны аның белән бәйле булмагант проектларга тотылган. 2014 елдан 2022 елның ноябренә кадәр дәүләт сатып алуларын анализлаганнан соң, The Moscow Times шундый нәтиҗәгә килгән.

Журналистлар санап чыгарганча, сигез ел эчендә мобилизация әзерлеге өчен хакимиятләр рәсми рәвештә 32,5 миллиард сум тоткан, әмма шуның 5,9 миллиард сумын гына максатчан тотканнар.

Канунга ярашлы, мобилизация әзерлеге белән бәйле дәүләткә сатып алу башкарганда, арзанракка эшләргә риза булучыларны сайлап тормасаң да була, мөстәкыйль рәвештә бердәнбер тәэмин итүчене дә сайлый аласың.

Моннан файдаланып, әйтик Смоленски хакимиятләре тараканнар зоопаркы төземәкче булган. Алар моны мобилизация була калса, зоопаркта хәрби җыен пункты ачыла алачак дип аңлаткан. Русия президенты Владимир Путин ил халкын Украинадагы сугышка мобилизацияләүне игълан иткәннән соң, Смоленскида тараканнар зоопаркының төзелеп бетмәве, ә бөҗәкләрнең үзләрен 80шәр сумнан шәһәр халкына сатып бетерүләре ачыкланган.

Мобилизациягә иң күп чыгымланучы төбәкләр арасында, Смоленски өлкәсе Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урында тора.

Мәскәү белән чагыштырганда, Русиянең фронт янындагы өлкәләре бөтенесе бергә мобилизация әзерлеге өчен сигез тапкыр азрак акча тоткан, ә Мәскәү үзе моңа 8,8 миллиард сум исраф иткән.

Русиянең Украинага бәреп керүе аркасында иң зур зыян күргән Белгород өлкәсе бу чыгымнар ягыннан 44нче урында тора. Төбәктә мобилизациягә әзерлек нигездә сувенирлар сатып алуга гына кайтып калган, әйтик 2021 елда "Уңышлы мобилизация әзерлеге өчен – 2022" дигән кубоклар ясатканнар.

Ростов һәм Брянски өлкәләрендә тылны ныгытуга җитдирәк караганнар. Әйтик төбәк хакимиятләре кораллар һәм медицина кирәк-яраклары сакланган келәтләрне җиһазландырган һәм сипләгән, шулай ук противогазлар сатып алган.

Белгород һәм Смоленски өлкәләрендә журналистларның дәүләт килешүләре турындагы сорауларына җавап бирмәгәннәр. Шул ук вакытта басма искәртүенчә, узган атнада дәүләт сатып алулары сайтыннан "мобилизация әзерлеге" дигән фильтр юкка чыккан.

  • Русия кануннарына ярашлы, мобилизация әзерлеге дигәндә дәүләтне кораллы һөҗүмнән яклауга әзерлек һәм сугыш вакытында дәүләтнең, халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә алдан әзерләнеп кую күз уңында тотыла.
  • Мобилизация әзерлеге өчен иң зур чыгымнар 2018 елда ясалган. Ул чакта хакимиятләр 7,5 миллиард сумлык килешүләр төзегән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG