Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронеж тикшерү комитеты Һитлер сыны сатылу белән бәйле тикшерү эше башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәр кибетендә катыргыдан эшләнгән Һитлер сыны сатылган. Сынны 11 яшьлек балага сатканнар, моны кызның әнисе төшереп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Кибет администраторына ике мең сум штраф салганнар. Аны наци символикасын күрсәтүдә гаепле дип тапканнар.

11 яшьлек кызга катыргыдан эшләнгән Һитлер сыны сатканы өчен, Воронеж мәхкәмәсе аниме-кибеттә администратор булып эшләүче Елена Кирюхинаны ике мең сум штрафка тарткан. Куәт оешмаларына бу хәлне баланың әнисе җиткергән. Ул кибеттә Һитлер сыны күргән, аны кызына сатып алырга кушкан, үзе исә моны видеога төшереп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА "Воронеж" хәбәр итә.

Мәхкәмә карарына ярашлы, әлеге сында Адольф Һитлерның шәхесен танырга мөмкин, ә аның уң кулына свастика ясалган кызыл бәйләвеч тагылган. Мәхкәмә Кирюхинаны наци тамгасын күрсәтүдә гаепле дип тапкан. Һитлер сынын тартып алу һәм юк итү карары чыгарылган. Кирюхина гаебен танымаган һәм әлеге сын "юмористик максатларда сатылды, нацизмны пропагандалау нияте юк иде", дип аңлаткан.

Воронеж өлкәсенең тикшерү идарәсе исә нацизмны аклау җинаять маддәсе нигезендә тикшерү уздыра. Бу маддә биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

  • Быел сентябрьдә Чукотка бүлгесе мәхкәмәсе Певек шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек ирне дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән иде, ул кешеләр Җиңү көне белән котлашкан чакта "популяр мессенджердагы" чатка Адольф Һитлер фотосын җибәргән булган.
  • Русиядә нацизмны аклау турындагы маддә (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе) 2014 елда кабул ителде. Берничә ел элек аның нигезендә бирелгән җәзаны кырыслаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG