Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең берничә солдаты хәрби җитәкчеләреннән зарланып тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар тиешле шартлар булмау сәбәпле хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тартуларын, моның өчен үзләрен идән астына ябып тотуларын сөйли.

Русиянең Украинадагы сугышта булып кайткан берничә хәрбие хәрби җитәкчеләренең үзләренә каршы кылган җинаятьләре турында Русия тикшерү комитетына гариза язып тапшырган.

Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итүчеләрнең икесе: Мәскәүдән Александр Афонин һәм Псковтан Андрей Васильев хәрби җитәкчеләрен вазифаи вәкаләтләрне арттыру, кеше урлау һәм канунсыз иректән мәхрүм итү маддәләре нигезендә җаваплылыкка тартуларын сорый.

Хәрбиләр 2022 елның августында саклану министрлыгы белән контракт төзүләрен һәм Мәскәүдәге хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итүләрен сөйли. Соңрак аларны Украинадагы сугышка җибәргәннәр, әмма сугышка баргач алар медицина белән тәэмин итү, матди тәэмин итүләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күреп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан.

Шуннан соң ирләр үзләрен фетнәчел Луһански өлкәсенең Зайцево авылындагы бинада идән астына ябып куюларын сөйли. Алар белән бергә биредә сугышудан баш тарткан тагын берничә йөз русияле дә булган диелә. Ирләрне берничә атна ябуда һәм начар шартларда (әйтик тиешенчә ашатмыйча) тотканнар диелә. Афонин һәм Васильев идән астыннан контрактларының вакыты беткәнгә күрә генә чыга алган, аларны Ростов өлкәсенә илткәннәр диелә.

Приморьедан мобилизацияләнгән ир - Михаил Носов та тикшерү комитетына шуңа охшаш гариза язган. Ул үзен сугышка 23 сентябрьдә чакыртып алуларын сөйли, 10 көннән соң, тиешле дәрәҗәдә хәрби әзерлек тә узмаган килеш, ирне Донецки өлкәсенә алгы сафка җибәргәннәр. Носов хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан, шуннан соң аны һәм баш тарткан башка хәрбиләрне Завитне Бажання авылындагы бинаның идән астына япканнар диелә. Ир тагын 17 мобилизацияләнгән ир белән бергә 15 дүрткел метрлы бинада ике атна буе утырдык дип ышандыра.

  • Сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде.
  • Берничә көннән Интернетта яңа видео чыкты: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
  • Соңрак Азатлык бу видеоны төшергән ир белән сөйләште. Аның сүзләренчә, аларны Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәрендә тотканнар. Ир сугыштан баш тартучыларны ничек эзәрлекләүләре, нинди шартларда тотулары, хәрби җитәкчеләренең коточкыч мөгамәләсе турында сөйләде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG