Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аналар һәм хатыннар шурасы” хәрәкәтен оештыручы Ольга Цукановага җинаять эше ачылган


"Аналар һәм хатыннар шурасы" җыелышында катнашучылар. 20 ноябрь 2022
"Аналар һәм хатыннар шурасы" җыелышында катнашучылар. 20 ноябрь 2022

Цуканова нинди маддә нигезендә эш ачуларын, нәрсәдә гаепләүләрен әйтмәде.

"Аналар һәм хатыннар шурасы" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручы Ольга Цукановага җинаять эше ачылган. Бу хакта активист шураның Youtube-дагы туры эфирында хәбәр итте.

Цуканова нинди маддә нигезендә эш ачуларын, нәрсәдә гаепләүләрен әйтмәде. Ул башка аналар белән берлектә мобилизация вакытында йөзләгән канун бозу очрагын ачыклавын һәм үзенең "срочник" улын сугышка җибәрелүдән алып кала алуын белдерде.

Шул ук вакытта ул саклану министрлыгының активистлар язган мөрәҗәгатьләргә җавап бирмәвен, ә Русия хакимияте яклы каналларның активистларны "Американың үзәк күзләү идарәсеннән акча алуда шикләнүен" сөйли.

27 ноябрьдә Баш прокуратура таләбе белән "ВКонтакте" хәрәкәтнең социаль челтәрдәге төркемен томалаган иде. Хәзер аны VPN белән генә карап була.

  • Күптән түгел "Аналар һәм хатыннары шурасы" Русия президенты Владимир Путин белән очраштыруны таләп итте. 25 ноябрьдә оештырылган Путин белән очрашуга бу иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен дә, "Солдат аналары комитеты" оешмасы әгъзаларын да чакырмадылар. Элегрәк хәрәкәт әгъзалары президент уңайсыз сораулар бирмәүче "ялган" аналар белән очрашачак дигән иде.
  • "Можем объяснить" Telegram-каналы очрашуда катнашкан кайбер хатын-кызларны таныган: канал язуынча, араларында Мәскәү түрәсе, "Бердәм Русия" депутаты Ольга Бельцева, Орехово-Зуевоның Иҗтимагый пулат әгъзасы Марина Мигунова, "патриотик" православ кино төшерүче режиссер Олеся Шигина булган.
  • "Хәрби хезмәткәрләрнең аналары һәм хатыннары шурасы"– мобилизациядән соң барлыкка килгән иҗтимагый хәрәкәт. Аның әгъзаларының күбесе – мобилизацияләнгән русияләрнең яки мәҗбүри хәрби хезмәт узучы солдатларның туганнары.
  • Алар мобилизация барышындагы күпсанлы канун бозулар турында сөйли: сугышка чакыртып алынган, тиешле әзерлек узмаганнарны һәм "срочник"ларны алгы сафка җибәрүләре, хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тиешенчә тәэмин итмәүләре, торак һәм ашату белән бәйле проблемнар турында чаң суга.
  • Хәзерге вакытта "Аналар һәм хатыннар шурасы"на Русиянең 89 шәһәреннән вәкилләр керә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG