Accessibility links

Солдат аналарын аеру: хакимиятләр үзләренә якын кешеләрне генә ишетә


"Аналар һәм хатыннар шурасы" җыелышында катнашучылар
"Аналар һәм хатыннар шурасы" җыелышында катнашучылар

Русиядә "Аналар һәм хатыннар шурасы" оешты, ул мобилизацияләнгән яки мәҗбүри хезмәткә алынганнарның аналары, хатыннарыннан тора. Ләкин аларны хакимият күрмәмешкә салыша, мөрәҗәгатьләрен кире кага. Шул ук вакытта түрәләргә лояль хатыннар белән очрашулар уздыра.

25 ноябрьдә Русиядә аналар көне алдыннан президент Владимир Путин мобилизациягә эләккән ирләрнең аналары белән очрашты. Хөкүмәт медиасы әлеге очрашуны президент Ново-Огарёводагы резиденциясендә үткәргән дип яза. Путинның алты минутлык чыгышыннан соң, турыдан-туры трансляция туктатылды.

Очрашуга "Солдат аналары комитеты" һәм "Аналар һәм хатыннар шурасы" оешмалары чакырылмады.

"Можем объяснить" Telegram-каналы очрашуда катнашкан кайбер хатын-кызларны таныган: канал язуынча, араларында Мәскәү түрәсе, "Бердәм Русия" депутаты Ольга Бельцева, Орехово-Зуевоның Иҗтимагый пулат әгъзасы Марина Мигунова, "патриотик" православ кино төшерүче режиссер Олеся Шигина булган.

Хакимияткә лояль аналар белән очрашу "Аналар һәм хатыннар шурасы" иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеге кыза барган вакытта узды. Әлеге шура 23 ноябрьдә саклану министрлыгы түрәләре белән очрашып, Украинадагы сугышка кертелгән срочникларның кайтарылуын таләп итмәкче иде. Ләкин министрлык бу күрешүдән баш тартты.

Аналар Путин белән дә очрашулар эзләде, төбәк башлыклары белән дә. Ләкин аларның үтенечләренә колак салучы юк дияргә мөмкин.

Хәрәкәт лидеры Ольга Цуканова Сибирь.Реалии басмасына сөйләвенчә, ул халык хәрәкәтенә каршы тору өчен хакимиятләрнең "кесә" оешмасы төзиячәген алдан фаразлаган. "Аналар һәм хатыннар шурасын" Кремль матбугат чаралары җәмәгатьчелек фикерен икегә бүләргә тырышуда гаепләде, шура чит илдән финанслана дип фаразлады.

"Аналар һәм хатыннар шурасы" эшчәнлеге Белгород өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрелгән мобилизацияләнүчеләрнең һәм срочникларның туганнары җыелудан башланды. Шураның төп таләпләре: Украина белән сөйләшүләр башларга, атом коралын кулланудан баш тартырга, Белгород өлкәсендәге срочникларны чыгарырга, канунсыз чакыру һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына озату очракларын ачыкларга. Шура эшендә катнашучы аналар һәм хатыннар Русиянең бөтен төбәкләрендә дә яши, аларның уллары, ирләре фронтта яки аларга мобилизация яный.


Ольга Цуканова – Әстерхан өлкәсендә мәҗбүри хезмәттә булган 20 яшьлек солдат әнисе. Ана сүзләренчә, аның улын инде ике тапкыр Украинага җибәрергә тырышканнар. Солдатны контрактчы статусына күчергәннәр.

14 ноябрьдә Русиянең төрле шәһәрләреннән шураның 20дән артык активисты Петербурдагы Көнбатыш хәрби бүлекчә штабына үз таләпләрен әйтергә килде, ләкин әллә ни уңышка ирешә алмады.

Штаб җитәкчелегенә эләкмичә ике хатын-кыз Сарай мәйданында һәм Нева проспектында чиратлашып ялгыз пикетларга бастылар. "Белгород чигендә срочниклар яралана һәм һәлак була! Лабутин [Көнбатыш бүлекчәнең хәрби прокуроры] – тикшерү уздыр! "- дип язылган була бер активистның плакатында. Икенче көнне берничә ана штабка уза алган. Хәрби түрә белән сөйләшер өчен, хатын-кызлар берничә сәгать салкында басып торган.

Срочник анасы Петербурда Көнбатыш хәрби бүлгесе штабы янында пикетта. 14 ноябрь
Срочник анасы Петербурда Көнбатыш хәрби бүлгесе штабы янында пикетта. 14 ноябрь

Түрә янына уза алган аналарның берсе, улы Воронежда һәлак булган Зинаида Курбатова мобилизацияләнгәннәрне әзерлексез, канунсыз хәрби операциягә җибәрү турында эш ачуны таләп итә. "Штабта гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Вячеслав Мельник боларның барысын да тыңлады, әдәпле сөйләште һәм гаризаны кабул итте. Бүгенге әңгәмә өчен мин аңа рәхмәтле. Җавапны 30 көн эчендә бирергә вәгъдә иттеләр, тагын бер айга озайтырга мөмкин, әмма болай сузылса, кисәтергә вәгъдә итте", ди һәлак булган солдат анасы.

Активист Светлана Белова әйтүенчә, көнбатыш хәрби бүлекчә штабына килгәннәрнең күбесе элегрәк штабка язма мөрәҗәгать җибәргән булганнар. Әмма ике ай һәм аннан да күбрәк вакыт узганнан соң да җавап алмаганнар.

Хәзер түрәләр мәгълүматны тикшерү өчен тагын бер өстәмә ай алалар. Хәрбиләрнең бу кадәр вакыты юк, дип саный Белова. 15 ноябрьдә "Ана һәм хатыннар шурасы" Оксана Абрамованың видеомөрәҗәгатен таратты: Абрамова срочник улы һәм Белгород өлкәсендәге хезмәттәшләре миномет атышы вакытында башка хезмәттәшләренең һәлак булуына шаһит булды, дип раслый. Видеода Оксана Ленинград өлкәсендә теркәлгән хәрби часть номерын атый.

Ольга Цуканова җитәкчелегендәге "Аналар һәм хатыннар шурасы" һәр шәһәрдә аналар шурасы – җәмәгатьчелек контроле органнары булдырырга тәкъдим итә, алар хокук бозуларны теркәргә, мобилизацияләнгән кешеләрне ничек әзерләүләрен һәм аларны ни дәрәҗәдә сыйфатлы тәэмин итүләрен тикшерергә кирәк, дип саный.

Уфадан ата-аналар шурасы активисты Наталья Лазаричева Азатлыкка җәмәгатьчелектәге резонансның мөһимлеге турында сөйләде:

— Барысы да Әстерхан өлкәсендә хезмәт итүче солдат анасы яздырган видеомөрәҗәгатьтән башланды. (Сүз Ольга Цуканова турында бара - ред.) Ул улының командирлары аны махсус операциягә җибәрү өчен контракт төзергә кыстауларын белгән. Һәм дәшми калмаган, әлеге видеоны яздырган. Ул, әлбәттә, бу командирлар белән дә сөйләшкән, ни өчен корал тотмаган, [хәрби] тәҗрибәсе булмаган яшь егетләрне фронтка җибәрергә телиләр дип җитәкчеләрдән сораган. Видеода ул хатын-кызларны бу мәсьәләне хәл итәргә алынырга, улларын бергә яклау өчен берләшергә өндәде.

Аңа Русиянең төрле почмакларыннан хатын-кызлар хат яза башлый. Менә шулай "Аналар һәм хатыннар шурасы" төзелә. Кыска вакыт эчендә – мөрәҗәгать сентябрь ахырында язылган – бик күп эш башкарылды: хатлар җибәрелде, төрле чаралар үткәрелде. 20 октябрьдә "Аналар һәм хатыннар шурасы"ның бөтенрусия җыелышы үтте. Бу мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның әниләре һәм хатыннары катнашында гына түгел, ә Русиянең 90 шәһәреннән Русия яңарышы берлеге (ОСВР) шурасы вәкилләре, табиблар, юристлар катнашында масштаблы зур вакыйга булды. Кешеләр чыннан да бу хәлнең һәркемгә кагылганын аңлыйлар. Мобилизация теләсә кайсы мизгелдә "өлешчә"дән "гомуми"гә үзгәрергә мөмкин. Бу очрашу нәтиҗәсендә берничә белдерү ясалды. Гаскәргә алу эше бик кинәт булды, һәм хакимияттәгеләр үзләре дә хокук бозулар булганын таныды, ләкин боларны беркем дә төзәтергә җыенмый, беркем дә ялгыш мобилизацияләнгәннәрне кире кайтарырга ашыкмый. Ләкин монда кешеләрнең язмышлары, еш кына аларның сәламәтлеге дә җимерелә. Медицина тикшерүләре үткәрелми диярлек бит, һәм моны тыныч кына кабул итәргә ярамый. Әйдәгез, бу хаталарны төзәтик! Халык кайтавазы гына нәтиҗә бирәчәк, кешеләр битараф булмаганда, бар нәрсә дә килеп чыга башлый.

Оешма әгъзалары нәрсә таләп итә? Без, Русия халкы буларак, мөмкин кадәр тизрәк Украина белән хәрби сөйләшүләр башлауны таләп итәбез. Без вакытлы хәрби хезмәткә алынган яшь солдатларны һәм хәрби әзерлек узмаган гаскәриләрне хәрби операция барган өлкәләрдән кайтару чараларын күрүне таләп итәбез. Без атом сугышын башлауга каршы. Без хәзер еш кына атом коралы куллану турында һәм төрле илләрнең атом коралы белән җавап бирү ихтималы турында ясаган белдерүләрен ишетәбез, бу хакта күп сөйлиләр, һәм бу хакта бик еш сөйләнә икән, вакыйгаларның мондый сценариен да кире кагарга ярамый. Никадәр куркыныч әйбер икәнен әйтеп торасы юк. Тарих моны хәтерли, һәм гади кешеләрнең берсе дә Хиросима һәм Нагасакиның кабатлануын теләми, ди Лазаричева .

Наталья сүзләренчә, Петербурдагы Көнбатыш Хәрби бүлгесе штабында очрашуга ирешкән хатын-кызлар моңа кадәр беркем дә эшләмәгәнне эшләделәр. "Барысы да авыр хәлдә. Безне якларга җибәрелгәннәр бик яман шартларда – салкында, ач. Алар язалар, видеомөрәҗәгатьләр яздыралар, ә җавапка – бернәрсә дә юк. Ягъни, кешеләр кемгәдер өметләнәләр һәм нәрсәдер көтәләр, ләкин аларның гаиләләре утырган урыннарыннан торып, каядыр язарга яки нәрсәдер эшләргә әзер түгел – минемчә, бу бик аяныч. Юкса, моны беркем дә тыймый, бу тулысынча кануни тыныч таләпләр. Ләкин кешеләр моның мөмкин булуын, кемнеңдер нәрсәдер эшләгәнен һәм нәтиҗәгә ирешкәнен күргәч, үзләре дә нәрсәдер эшли алырлык кыюлык тоялар. Әлбәттә, болар беренче каналда күрсәтелмәячәк, ләкин бу сорауларны хәл итү өчен чынлыкта ниләр булуын ишеттерү мөһим", ди ул.

Наталья әйтүенчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны, махсус хәрби операциянең үзенә булмаса да, хәрби операция белән чиктәш зоналарга җибәрү проблемы әле хәл ителмәгән: "Без түрәләрдән кинаяле дип атарлык җаваплар алабыз – "җәмәгатьчелек активлыгыгыз өчен рәхмәт" кебек отпискалар килә", ди ул. Активист сүзләренчә, сәясәтчеләрнең яки депутатларның бу эштә катнашуы гадәттә мобилизацияләнгәннәр өчен әйберләр җыюны оештыру яки әйбер җыюда катнашу белән чикләнә: "Мин кайбер депутатларның, мәсәлән, оекбаш, дару, ризык җыю чараларында катнашулары турында укыдым. Җыялар һәм мобилизацияләнүчеләргә тапшыралар. Мондый чараларда катнашучы депутатлар бар. Монда барысы да аңлаешлы түгел. Шул ук вакытта шул ук депутатлар безнең армияне халык үз хисабына түгел, ә дәүләт тәэмин итүен контрольдә тотарга тиеш бит. Ләкин дәүләт әле тәэмин итми. Болар инде барысы да оешкан булырга тиеш иде, ирләргә иң кирәкле әйберләр бирелергә тиеш. Әгәр дә кешедә бернәрсә дә – җылы кием дә, җылыту өчен буржуйка да булмаса, кыш көне җирдә яшәсә – хәтта Икенче дөнья сугышында да булмаган хәл, анда торак төсле җылы землянкалар булган – безнең ил сакчылары мондый шартларда гел авырый. Мондый шартларда үпкәсе ялкынсынган кеше ничек сугыша ала?", ди Лазаричева.

Бу мәсьәләдә аналар Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның хокук саклау оешмаларында эшләүчеләрнең бер өлешен хәрби операциягә җибәрү тәкъдимен хуплый. "Миңа "туп азыгы" дигән сүз һич ошамый, ләкин без егетләрне туп азыгы кебек утка ташлыйбыз. Бу бик яхшы тәкъдим дип уйлыйм. Ничә кеше ул оешмаларда? Биш миллион? Росгвардиядән, полициядән 2,5 миллион җибәрик – бу кешеләр чыннан да физик һәм психик яктан әзерлекле, һәм алар профессиональ рәвештә илне яклый алалар", ди Наталья.

Гаскәргә чакырылучы яшь солдатлар һәм канунсыз мобилизациягә өстәп, шура шулай ук хәрби операциядә катнашу өчен түләүләрнең бирелмәве турындагы сорауларны да күтәрә: "Ватанны саклаучыларның кечкенә балалары һәм хатыннары кала. Ул туган илен яклау турында уйларга тиешме, яисә гаиләсенә ничек булышырга, кечкенә балаларына нәрсә ашатырга икәнен уйларга тиешме?"

Лазаричева әйтүенчә, беренче Бөтенрусия җыелышында 90 шәһәрдә "Аналар һәм хатыннар шурасы"ның җирле шуралары оешкан.

20 ноябрьдә Мәскәүдә "Аналар һәм хатыннар шурасының" матбугат очрашуы узды. Катнашучыларның төп зары – Украинадагы махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән уллары һәм ирләренең тиешле хәрби әзерлеге булмау. Шулай ук моңарчы вәгъдә ителгән бер тапкыр бирелергә тиешле түләүләр һәм пособиеләрнең булмавы хәбәр ителде. Чыгыш ясаган хатын-кызларның берсе мобилизацияләнгәннәрнең кайберләрен тулы күнегүләр узсын өчен кире кайтару үтенече белән Путинга мөрәҗәгать итте. 23 ноябрьдә хатын-кызлар түгәрәк өстәл җыйды, анда алар барлык хокук саклау органнары вәкилләрен чакырдылар. Ләкин беркем килмәде, алай гына да түгел, аналарны хакимият ягыннан күзәтү башланды.

"Күп структуралардан вәкилләр чакырылды – чара алдыннан шура хатын-кызлары үзләре бу хакимият органнарын йөреп чыкты – Русия президенты, кеше хокуклары вәкиленә бардылар, баш хәрби прокурор, саклану министры, Русия думасының саклану комитеты рәисе һәм башкалар. Алар килмәде, бу гаҗәп түгел. Моннан тыш, аналар артыннан көне буе төрле шәхесләр күзәтеп йөрде. Биш сәгать чамасы ияреп йөрделәр. Түгәрәк өстәл көнендә кайбер катнашучылар, шул күзләү аркасында, чарада катнаша алмады. Менә ул – түрәләрнең халык белән аралашуы", дип яза аналар шурасының телеграм-каналы.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәсендә Русия президенты Путинга, саклану министры Шойгуга, баш хәрби прокурор Петровка, Русия тикшерү комитеты рәисе Бастрыкинга һәм Русия думасына ачык мөрәҗәгатьләр ясалды. Һәрбер мөрәҗәгатьтә – җәмәгатьчелекне борчыган сораулар исемлеге. "Аналар һәм хатыннар шурасы" әлеге инстанцияләрнең бу сорауларга биреләчәк җавапларын киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерергә вәгъдә итә.

Украинада сугыш башланганнан соң Русиядә солдат аналары әллә ни тавыш чыгармады. Моңа илдә кануннарның кырыслануы да йогынты ясады. Һәр хатын үз проблемын үзе хәл итәргә тырыша.

Русиянең солдат аналары комитеты рәисе Валентина Мельникова аналар куркытылган дип саный. "Скажи Гордеевой" тапшыруында ул Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы беренче Чечен сугышын хәтерләтә дип белдерде һәм аңа солдатларның аналары күпләп шалтыратып, улларын коткару, сугыштан чыгаруны сорап мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Әмма шул ук вакытта аналар улларының кайда хезмәт иткәнен дә, исем-фамилияләрен дә әйтергә курка диде ул.

Мельникова 1994-1996 елларда Чечнядагы сугыштан улларын, аларның җәсәдләрен алып кайту, сугышны туктату өчен пикет-митингларга чыгу бар иде, бүген болар берсе дә юк, ди. Әсирлеккә эләгүче улларын, срочник буларак сугышка эләгүчеләрне әниләренең эзләмәвен, хакимияткә, саклану министрлыгына сораулар бирә алмауны Мельникова тоталь курку белән аңлатты.

Әмма илдә мобилизация башлангач хатын-кызларның тавышлары ишетелә башлады. Бу сугышка инде иң күп корбан биргән Дагыстанда мобилизациягә каршы киңкүләм протестлар башланды. Бабаюрт районында яшәүчеләр 22 сентябрьдә район үзәге янындагы федерал юлны япты. Соңрак күрше Хасавюрт районында кумыкларның зур гына Эндирей авылында да күпләр ризасызлык белдерергә чыкты. Киңкүләм протестлар республика башкаласы Махачкалада да кабатланды. Аларда күпчелек хатын-кызлар катнашты.

18 ноябрьдә Волгоградтагы 42нче мотоукчылар дивизиясенең 291нче полкына мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, аналары Путинга мөрәҗәгать итеп, ирләрне Украинадан кайтаруны сорады. Хатыннар сүзләренчә, аларны фронтка медицина тикшерүсез алып киткәннәр, күпләренең сәламәтлекләре начар, инвалид кешеләрне караучылар да бар.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG