Accessibility links

Мәскәү сугышлар башламаганмы? "Кышкы сугыш" турында 5 факт


Финляндия җиренә басып керүче совет гаскәрләре

Русия түрәләре Мәскәү беркайчан да сугышларны үзе башламады, ул аларны төгәлли генә дип әйтергә ярата. 30 ноябрь - моның ялган икәнен дәлилләгән көннәрнең берсе. 83 ел элек бу көнне совет-фин сугышы башлана.

1939 елның 30 ноябрендә Иосиф Сталин җитәкләгән Совет берлеге күрше Финляндиягә һөҗүм итә. Шулай итеп "Кышкы сугыш" башлана. Сталинның төп максаты - Финляндиядән совет республикасын ясап аны берлеккә кушу була.

Советлар бу һөҗүмгә җәй көннәрендә үк әзерләнә башлый. Чик буенда гаскәр сентябрьдән бирле туплана. Берүк вакытта матбугатта финнарга каршы әүзем кампания күтәрелә. Тарихка "Кышкы сугыш" исеме белән кереп калган шушы низаг турында 5 факт тупладык.

"Кышкы сугыш" турында 5 факт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

"Кышкы сугыш" турында 5 факт

  1. Сугыш башлауга сәбәп итеп советларның провокациясе алына, алар 26 ноябрьдә үз тарафын утка тота һәм моның өсен фин ягын гаепләп чыга.
  2. Һөҗүм итү белән бергә Сталин курчак "Финляндия демократик республикасын" (ФНР) һәм аның "халык хөкүмәтен" оештыра.
  3. Сугыш совет ягы өчен бик авыр бара, Кызыл Армиянең хәрби әзерлеге бик түбән булуы ачыклана. Ул сан ягыннан гына өстенрәк була. Бу хәл үлем саннарында да чагыла: финнар бу сугышта 26-27 мең кешесен югалта, совет ягыннда 170 мең кеше һәлак була.
  4. Бәрелешләрдә ике яктан да татарлар катнаша, Финляндия татарлары үз ватанын саклый, совет татарлары - оккупант буларак сугыша. Бу хәлләр Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" әсәрендә дә тасвирлана.
  5. Совет ягы башкала Һелсинкиның гади халык яшәгән районнарын бомбалалый. 1940 елның 12 мартында солых килешүе төзелә, Финляндия кайбер җирләрен советларга бирү белән килешә.

Финляндия татарлары ел саен 30 ноябрьдә "Кышкы сугышны" искә ала. Илне яклап һәлак булган татарлар искә алына, аларның каберләренә чәчәкләр салына. Бу чараларның ничек узуы турында Азатлыкка Финляндия татарларының "Исламия" җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин сөйләгән иде.

Белешмә: Совет-фин сугышы (1939—1940)

Совет-фин сугышы (фин. talvisota - кышкы сугыш) — Совет берлеге белән Финляндия арасында 1939-1940 елларда булган кораллы низаг.

1939 елның 30 ноябрендә Сталин җитәкләгән Совет берлеге күрше Финляндиягә һөҗүм итә. Сталинның төп максаты - Финляндиядән совет республикасын ясап аны берлеккә кушу була.

Сугыш 1940 елның 12 мартында солых төзү белән тәмамлана. Финляндия җирләренең 11% өлеше Совет берлегенә күчә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG