"Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" проекты Казаннан дүрт мөселманны: Раил Абдрахманов, Вячеслав Ваньков, Ленар Мөхәммәдиев һәм Илсур Галиевны сәяси тоткын дип тануын игълан итте.
"Аларны Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир оешмасына катнашлары булуга шикләнеп кенә дә озын мөддәтләргә ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Казан мөселманнарын эзәрлекләү аларның дин тоту иреген тупас боза. Без аларны кичекмәстән сак астыннан чыгаруны һәм җинаять эзәрлекләвен туктатуны таләп итәбез", диелә хәбәрдә.
Раил Абдрахманов, Вячеслав Ваньков, Ленар Мөхәммәдиев һәм Илсур Галиевны 2020 елның 5 ноябрендә Казанда тоткарладылар. Аларның барысын да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"оешмасына катнашлары булу эше нигезендә гаепләделәр.
Абдрахманов һәм Ваньковны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда, бу эшчәнлектә катнашуда һәм террорчылыкны финанслауда гаепләделәр. Мөхәмәдиевны террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу һәм аңа яңа әгъзалар җәлеп итү маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. Галиевны террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләделәр.
Быел 13 сентябрьдә Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе аларга хөкем карарлары чыгарды. Ваньковны – 18, Абдрахмановны – 17, Мөәмәдиевны – 12, Галиевны 11 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.
- Быел октябрьдә Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы Нобель бүләге алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!