Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елның Нобель бүләге ияләре


Швециядә Нобель атнасы тәмамланды. Атна дәвамында фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар аталды. Азатлык, гадәттәгечә, быелгы бүләк ияләрен атый.

Икътисад: банклар һәм финанс кризисларын өйрәнү өчен

Дүшәмбе, 10 октябрь быелгы соңгы Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Нобель истәлегенә багышланган икътисад премиясе АКШ галимнәре Бен Бернанке, Дуглас Даймонд һәм Филип Дибвигка банклар һәм финанс кризисларын өйрәнү өчен бирелде.

Быелгы Нобель бүләге ияләре икътисадта банкларның аеруча икътисад кризислары вакытында ролен аңлауны яхшыртты. Аларның ачышлары җәмгыятьнең финанс кризисларын узарга ярдәм итә. Тикшеренүләрнең мөһим нәтиҗәсе булып банклар ябылуының ни өчен начар булуы дигән аңлау тора, диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Бен Шалом Бернанке 1953 елда Огаста шәһәрендә (АКШ, Джорджия) туган. Һарвард университетында укыган, 1979 елда Массачусетс технология институтында диссертация яклаган. Шуннан соң Стэнфорд, Принстон университетларында укыткан. 2005−2006 елларда Ак йортның Икътисади киңәшчеләр шурасының җитәкчесе булган. 2006-2014 елларда АКШның Федераль резерв системы рәисе булган.

Дуглас Даймонд 1953 елда АКШта туган. 1975 елда Браун университетын тәмамлаган, 1980 елда Йель университетында докторлык дәрәҗәсенә ирешкән. Йель университеты, Чикагода Бут исемендәге бизнес мәктәбендә, Браун университетында укыткан. Икътисадка багышланган бер төркем журналларда эшләгән, мөхәррир булган.

Филип Дибвиг 1955 елда АКШта туган. Вашингтон университеты каршында Олин бизнес мәктәбе профессоры. Моңарчы Йель һәм Принстон университетларында укыткан. 2002-2003 елларда Western Finance Association оешмасын җитәкләгән. Икътисадка багышланган берничә журналда эшләгән.

2021 елда Нобель истәлегенә багышланган икътисад премиясенең яртысы "хезмәт икътисадына керткән эмпирик өлеше өчен" Канада-АКШ икътисадчысы Дэвид Кардка бирелде, икенче яртысы "сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше анализына керткән методологик өлешләре өчен" АКШ икътисадчысы Джошуа Энгрист белән һолланд-американ галиме Гвидо Имбенс арасында бүленде.

Нобель тынычлык бүләге: хокук яклаучылар

7 октябрьдә Нобель тынычлык бүләге ияләре аталды. Быел бу мәртәбәгә Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы, Украинаның "Сивил ирекләр үзәге" һәм беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкий лаек дип табылды.

— Быелгы Нобель бүләге ияләре үз илләрендә сивил җәмгыять вәкилләре булып тора. Алар озак еллар дәвамында хакимиятне тәнкыйтьләү һәм ватандашларның төп хокукларын яклау хокукын алга сөргән. Бу хокук яклаучылар хәрби җинаятьләр, кеше хокукларын бозу һәм хакимиятне үз файдага куллану очракларын документларштыру өчен зур көч куйган. Алар тынычлык һәм демократия өчен сивил җәмгыятьнең әһәмиятен күрсәтә, — диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Алесь Беляцкий 1980нче еллар уртасында Беларуста демократик хәрәкәтне барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ул үз тормышын илендә демократия һәм тынычлык үсешенә багышлаган, ди Нобель комитеты. Шул исәптән, Беляцкий Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы "Вясна" хәрәкәтен оештырган, сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән. Үз көрәше өчен хокук яклаучы берничә тапкыр кулга алынган, төрмәдә утырган. Хәзерге вакытта да ул төрмәдә, дистәләгән оешма аны сәяси тоткын дип атый.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы 1987 елда барлыкка килгән, аның әгъзалары коммунистик режим корбаннары беркайчан да онытылырга тиеш түгел дигән шигарне алга сөргән. Совет берлеге таркалганнан соң "Мемориал" Русиядә иң зур хокук яклау оешмасы булган, ул сәяси эзәрлекләү һәм кеше хокуклары турында мәгълүматны даими җыйган һәм аны халыкка чыгарган. Чечен сугышлары вакытында да "Мемориал" хәрби җинаятьләр турында мәгълүмат җыйган, ди Нобель комитеты.

2021 елның декабрендә Русия хакимияте "Мемориал" оешмасын япты. Аның әгъзалары да даими рәвештә эзәрлекләүгә, төрле янауларга, төрмәгә утыртуларга, үтерүләргә дучар була. Оешма хакимият тарафыннан ябылса да, аның хокук яклаучылары эшен дәвам итә, диелә Нобель комитеты белдерүендә.

"Сивил ирекләр үзәге" Киевта 2007 елда барлыкка килгән, аның максаты Украинада кеше хокуклары һәм демократия үсеше булган. Үзәк Украинаны тулы демократиягә әверелдерү өчен хакимияткә даими басым ясый. Русиянең Украинага һөҗүменнән соң оешма Русиянең Украинага каршы хәрби җинаятьләрен барлау белән шөгыльләнә.

Узган елда Тынычлык Нобель бүләге Русиянең "Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм американ-филиппин журналисты Мария Рессага бирелде. Бүләк аларга "демократия һәм тынычлыкның шарты булган ирекле фикер белдерүне яклау тырышлыклары өчен" бирелә диелә.

Әдәбият: француз язучысы Анни Эрно

Пәнҗешәмбе көнне Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе аталды. Быел аны француз язучысы Анни Эрно ала. Премия аңа "шәхси хәтернең тамырларын, читләшүен һәм күмәк чикләүләрен ачыклаганда кыюлыгы һәм үткенлеге өчен" бирелә диелгән.

Нобель комитеты белдергәнчә, Эрно язучы хезмәтен социаль тигезсезлеккә күзләрне ачкан сәяси акт дип саный. Моның өчен язучы телне "пычак" кебек куллана, бу пычак "хыялый пәрдәләрне кисә", диелә белдерүдә.

Анни Эрно 1940 елда Франциянең Лилбонн шәһәрендә туган. Балачагы Норманиядә узган, Руан университетын тәмамлагач, ул башлангыч һәм урта мәктәптә әдәбиятны укыткан.

Язучының беренче романы ("Les Armoires vides" – "Буш шкафлар") 1974 елда басылган. Аның романнары теге яки дәрәҗәдә язучының биографиясен чагылдыра: балачагы, социаль карьерасы, кияүгә чыгуы һәм ана булуы, аборт, яман шеш авыруы һәм башкалар. Язучы үзе язганча, ул традицион жанрларда иҗат итмәскә тырыша, үзенчәлекле формалар эзли.

Эрно берничә әдәби премия иясе: Ренодо (1984), Маргерет Дюрас (2008), Франсуа Мориак (2008), Француз теле премиясе (2008) һәм башкалар. 2014 елдан ул Сержи-Понтуаз университетының мактаулы докторы.

Узган елны Әдәбият Нобель бүләге Британиядә яшәп иҗат итүче язучы Абдулразак Гурне лаек дип табылды. Бүләк аңа "мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасындагы упкында колониализм нәтиҗәләре һәм качаклар язмышы темаларына компромиссыз һәм рәхимле үтеп кергән өчен" бирелде.

Химия: клик-химия тармагын үстерү өчен

5 октябрь көнне химия өлкәсендә Нобель премиясен алучылар аталды. Быел бу – АКШ галимнәре Каролин Бертоцци белән Барри Шарплесс һәм Дания галиме Мортен Мелдал. Бүләк аларга клик-химия һәм биоортогональ химия тармакларын үстерү өчен бирелә.

Шарплесс моңарчы Нобель бүләгенә инде бер тапкыр лаек булган иде (2001).

2022 елны химия Нобель премиясе катлаулы процессларны җиңеләйтүгә багышлана, диелә Нобель комитеты белдерүендә. Барри Шарплесс белән
Мортен Мелдал химиянең гамәли тармагы – клик-химияне барлыкка китерүдә зур роль уйнады (ул молекуляр блокларның үзара тиз һәм нәтиҗәле бәйләнешен өйрәнә). Каролин Бертоцци исә клик-химиянең яңа кулланылышын табып, аны тере организмнарда куллана башлаган диелә.

Каролин Бертоцци 1966 елда Бостонда (АКШ) туган. Һарвард университетын тәмамлаган, 1993 елда Берклида докторлык диссертациясен яклаган. Бүгенге көндә Стэнфорд университеты профессоры, АКШ фәннәр академиясе һәм медицина академиясе әгъзасы.

Барри Шарплесс 1941 елда Филадельфиядә (АКШ) туган. Стэнфорд һәм Һарвард университетларында белем алган. АКШ фәннәр академиясе әгъзасы. Шарплесс – химия Нобель бүләген икенче тапкыр алган бишенче галим, беренче тапкыр бу бүләкне ул 2001 елда "хираль катализаторларны булдыру" өчен алган иде.

Мортен Мелдал 1954 елда Даниядә туган. Дания техник университетында бакалавр һәм доктор дәрәҗәсенә ирешкән. Үз тикшеренүләрен галим Шарплесстан бәйсез рәвештә алып барган. Ул ясаган ачышларны кулланган берничә хосусый ширкәт ачкан.

2021 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге алман галиме Бенжамин Лист һәм британ-американ галиме Дэвид Макмилланга тапшырылды. Премия аларга асимметрик органокатализ ысулын үстерү өчен бирелде.

Физика: квант мәгълүматын тапшыру тикшеренүләре өчен

Сишәмбе көнне физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел аңа 3 ил галиме: Франциядән Ален Аспе, АКШтан Джон Клаузер һәм Австриядән Антон Цайлингер лаек дип табылды.

Бүләк аларга квант мәгълүматын тапшыру тикшеренүләре өчен бирелә. Нобель комитеты белдергәнчә, галимнәр квант технологияләре тармагына яңалык китергән.

Ален Аспе – Франция галиме, квант оптикасы белгече. Париж политехник югары мәктәбе профессоры. Франция фәннәр академиясе, Франция технологияләр академиясе әгъзасы. Шулай ук АКШ, Британия, Австрия фәнни оешмаларында да әгъза булып тора.

Джон Клаузер – АКШ галиме, квант механикасы белгече. Калифорния технологик институтында укыган. Бүгенге көндә Берклидагы Калифорния университетында укыта.

Антон Цайлингер – Австрия галиме, фотоннар ярдәмендә квант телепортациясен булдырган беренче галим. Австрия фәннәр академиясе әгъзасы, башка ил фәнни оешмаларында да әгъза булып тора.

Физика Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә АКШта эшләүче япон галиме Сюкуро Манабе, алман галиме Клаус Һасселман һәм итальян галиме Джорджо Паризи лаек дип табылды. Премия аларга "катлаулы системнарны аңлауга керткән хәлиткеч өлешләре өчен" бирелде.

Физиология һәм медицина: кеше эволюциясен өйрәнү өчен

3 октябрь Стокһолмда Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иясе аталды. Быел бу бүләк швед галиме, биологы Сванте Паабога тапшырыла. Премия галимгә юкка чыккан һоминидлар (приматлар төркеме) геномнарын һәм кеше эволюциясен өйрәнүе өчен бирелә диелә.

Паабо – күренекле швед биологы. Ул палеогенетика дип аталган фән тармагына нигез салучыларның берсе булып санала. Әлеге тармак генетик ысуллар ярдәмендә беренче кешеләр һәм һоминидларны өйрәнү белән шөгыльләнә.

Сванте Паабо 1955 елда Стокһолмда туган. Швеция патша фәннәр академиясе әгъзасы, АКШ, Франция, Лондон фәннәр академиясе әгъзасы. Башта тәрҗемәчегә укыган, Упсала университетында Мисырны өйрәнү фәнен, урыс теле, фән тарихын өйрәнгән. 1986 елда молекуляр иммунология юнәлешендә диссертация яклаган. 1987-1990 елларда Берклида Калифорния университетында постдокторантурада укыган. 1997 елдан Лейпцигтагы эволюцион антропология институты мөдире.

Нобель атнасы физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясен игълан итүдән башлана. Ул Альфред Нобель васыять иткән биш бүләкнең берсе. Физиология һәм медицина Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә АКШта эшләүче галимнәр Дэвид Джулиус белән Ардем Патапутян лаек дип табылды. Премия аларга температура һәм тою рецепторларын өйрәнү өчен бирелде.

* * *

Гадәттә, премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла. Быел премияне тапшыру тантанасы коронавирус пандемиясеннән соң беренче тапкыр оештырылачак. Нобель комитеты 2020, 2021 һәм 2021 елгы бүләк ияләрне чакырырга җыена диелә.

Нобель тынычлык бүләгеннән тыш барлык премияләр Стокһолмда тапшырылачак дип көтелә. Тынычлык бүләге исе Осло шәһәрендә тапшырылачак.

Нобель премиясенең акчалы бүләге 10 миллион швед кронасы дип исәпләнә (якынча 878 мең доллар). Бүләкне берничә кешегә тапшыру очрагында, бу акча алар арасында бүленә.

Быел Нобель тынычлык бүләгенә фаразлар арасында Украина президенты Владимир Зеленский, төрмәдә утыручы Русия опозиция сәясәтчесе Алексей Навальный, швед экологик активисты Грета Тунберг бар. Украинадагы сугыш шартларында Нобель комитеты, гомумән, Тынычлык бүләген тапшырудан баш тартырга да мөмкин дигән фаразлар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG