Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 ел Нобель атнасы нәтиҗәләре


4-11 октябрь көннәрендә Нобель атнасы узды. Фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, журналистлар аталды. Азатлык быелгы Нобель бүләге ияләрен бер язмада туплады.

Икътисад: хезмәт икътисады һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен өйрәнү өчен

11 октябрь Нобель истәлегенә багышланган икътисад премиясе ияләре игълан ителде. Быелгы бүләкнең яртысы "хезмәт икътисадына керткән эмпирик өлеше өчен" Канада-АКШ икътисадчысы Дэвид Кардка бирелде, икенче яртысы "сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше анализына керткән методологик өлешләре өчен" АКШ икътисадчысы Джошуа Энгрист белән һолланд-американ галиме Гвидо Имбенс арасында бүленәчәк.

Быелгы лауреатлар – Дэвид Кард, Джошуа Ангрист һәм Гуидо Имбенс – хезмәт базары турында яңа мәгълүмат бирде һәм табигый экспериментлардан сәбәп һәм нәтиҗә турында нинди йомгаклар ясап булганын күрсәтте. Аларның ысулы башка өлкәләргә таралды һәм эмпирик тикшеренүләрдә инкыйлаб ясады.
Нобель комитеты белдерүе.

Дэвид Кард 1956 елда Канадада туган. Онтариода Квинс университетында бакалавр (1978), Принстон университетында докторлык (1983) дәрәҗәсенә ирешә. 1982-1983 елларда Чикаго университетында, 1983-1997 елларда Принстон университетында, 1997 елдан Берклидагы Калифорния университетында укыта. 1995 елда Джон Кларк медаленә лаек дип табыла, 2014 "BBVA Foundation Frontiers of Knowledge Award" бүләгенә ия була. Хезмәтләре хезмәт хакы икътисады һәм микроикътисади модельләргә багышлана.

Джошуа Дэвид Ангрист 1960 елда АКШның Коламбус шәһәрендә туа. Принстон университетында 1987 елда магистрлык дәрәҗәсен, 1989 елда докторлык дәрәҗәсен ала. 1989 елда Һарвард университетында профессор ярдәмчесе булып эшли башлый. Соңыннан Иерусалимда Яһүд университетында, АКШта Массачусетс технологик институтында укыта. 2006 елда Дөнья банкында эшләп ала. "Journal of Labor Economics", "American Economic Review", "Economics Letters" һәм башка мәртәбәле икътисад журналларында хезмәт итә.

Гвидо Имбенс 1963 елда Һолландиядә туган. 1991 елда Браун университетында докторлык диссертациясен яклый, соңыннан Һарвард университеты, Калифорния университетында укыта, 2012 елдан Стэнфорд бизнес югары мәктәбендә профессор булып эшли. Хезмәтләре эконометрикага һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә багышлана. Эконометрик җәмгыять һәм Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе әгъзасы булып тора.

Узган ел икътисад өлкәсендә Нобель бүләге АКШ икътисадчылары Пол Милгром белән Роберт Уилсонга тапшырылды. Бүләк аларга "аукционнар теориясен камилләштерү һәм аукционның яңа форматларын уйлап табу өчен" бирелде.

Тынычлык бүләге: сүз иреге өчен көрәшү өчен

Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге ияләре аталды. Быел бу мәртәбәле премиягә Русиянең "Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм американ-филиппин журналисты Мария Ресса лаек дип табылды. Бүләк аларга "демократия һәм тынычлыкның шарты булган ирекле фикер белдерүне яклау тырышлыклары өчен" бирелә диелә.

Мария Ресса һәм Дмитрий Муратов Нобель тынычлык бүләген Филиппинда һәм Русиядә сүз иреге өчен батыр көрәшләре өчен ала. Бер үк вакытта алар демократия һәм матбугат иреге киеренкерәк шартларга тарыган дөньяда әлеге идеалны яклап чыккан барлык журналистларның вәкилләре дә булып тора.
Нобель комитеты белдерүе

Дмитрий Муратов дистәләгән еллар дәвамында Русиядә сүз иреген яклый. 1993 елда ул бәйсез "Новая газета" газетына нигез салучыларның берсе иде, бу басманы ул 24 еллап җитәкләде. "Новая газета" – бүгенге көндә хакимияткә тәнкыйди карашлы Русиянең иң мөстәкыйль газеты. Фактларга нигезләнгән журналистикасы һәм профессиональ намуслылыгы аны башка медиа чаралары сирәк искә алган Русия җәмгыятенең мөһим вакыйгалары турында әһәмиятле мәгълүмат чыганагы итте. 1993 елдан бирле "Новая газета" коррупция, полиция золымы, канунсыз кулга алулар, сайлау хәрәмләшүләре һәм "трольләр фабрикалары"ннан башлап, Русия эчендә дә, читтә дә хәрби көчләрен куллануга кадәр темаларга тәнкыйди мәкаләләрен бастырып килде.

"Новая газета" оппонентлары исә эзәрлекләүләр, куркытулар, көч куллану һәм үтерү очраклары белән җавап биргәннәр. Газет эшли башлаганнан бирле аның алты журналисты үтерелде, шул исәптән Чечнядагы сугыш турында ачык мәкаләләр язган Анна Политковская. Үтерүләр һәм янауларга карамастан, баш мөхәррир газетның бәйсез сәясәтеннән баш тартмады. Ул журналистларның профессиональ һәм этик нормаларына туры килгән очракта теләгән темаларга язу хокукын эзлекле яклады, дип язып чыкты Нобель комитеты.

Мария Ресса сүз иреген үзенең туган иле Филиппинда хакимиятнең көч куллануын һәм авторитаризмын фаш итүе өчен куллана. 2012 елда ул тикшерү журналистикасын башкарган Rappler медиа чарасын оештырды, аны хәзер дә җитәкли. Журналист буларак ул сүз иреген курыкмыйча яклаучы буларак күрсәтте. Ресса ханым хакимиятнең социаль медианы ялган хәбәрләр тарату, оппонентларны кыерсыту һәм җәмгыять фикере манипуляциясе өчен ничек куллануын документлаштырды, диелә белдерүдә.

Узган ел Нобель Тынычлык премиясе Дөнья азык-төлек програмына тапшырылды. Комитет белдерүендә әйтелгәнчә, премия оешмага аның ачлыкка каршы көрәшү тырышлыгы, низаглы төбәкләрдә солых урнаштыру өчен шартларны яхшыртуы, сугыш һәм низагларда ачлыкны корал итеп куллануны булдырмавы өчен бирелде.

Әдәбият: колониализм һәм качаклар темасын ачу өчен

Пәнҗешәмбедә әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе билгеле булды. Нобель комитеты игълан иткәнчә, 2021 елгы премиягә чыгышы белән Танзаниядән булган, хәзерге вакытта Британиядә яшәп иҗат итүче язучы Абдулразак Гурне лаек дип табылды. Бүләк аңа "мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасындагы упкында колониализм нәтиҗәләре һәм качаклар язмышы темаларына компромиссыз һәм рәхимле үтеп кергән өчен" бирелә.

21 яшендә әсәрләр иҗат итә башлаган язучы качаклар язмышына багышланган барлыгы 10 роман һәм берничә хикәя язган. Аның төп эше дип Нобель комитеты 1994 елгы "Җәннәт" романын атаган. Элегрәк бу китап Букер һәм Уитбред премияләренә тәкъдим ителгән булган. Моннан тыш язучының "Дезертирлык" һәм "Теге дөньядагы тормыш" әсәрләре дә комитет тарафыннан югары бәяләнде.

"Гурне әсәрләрендә төп игътибар качакларның үз-үзләрен билгеләү һәм бәяләүгә бирелә. Персонажлар төрле мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасында, булган һәм башлана торган тормыш арасында яшиләр. Бу хәл итә алмаслык пробем."
Нобель комитеты белдерүе

Абдулразак Гурне 1948 елда Занзибар утравында чыгышы белән гарәп мөселман гаиләсендә туган. 1968 елда ул Британиягә күченә, Кент университетында докторлык дәрәҗәсенә ирешә. Хәзерге вакытта шул ук университетта профессор дәрәҗәсендә укыта. Реализм юнәлешендә дистәгә якын әсәр иҗат иткән. Моннан тыш ул постколониаль язучыларның иҗатын өйрәнә.

2020 елда Әдәбият Нобель бүләге АКШ шагыйрәсе Луиза Глюкка бирелде. Премия аңа "индивидуаль яшәешне универсаль итә торган үзенчәлекле шигъри тавышы өчен" бирелде.

Химия: молекулларны төзү ысулын ачу өчен

Чәршәмбедә химия өлкәсендә бүләк ияләре игълан ителде. Әлеге премия алман галиме Бенжамин Лист һәм британ-американ галиме Дэвид Макмилланга тапшырыла. Премия аларга асимметрик органокатализ ысулын үстерү өчен бирелә диелде.

"Молекуллар төзү – катлаулы сәнгать. Бенджамин Лист һәм Дэвид Макмиллан 2021 елгы химия Нобель бүләген молекулларны төзүдә органокатализ дигән яңа ысул булдырган өчен бүләкләнә. Бу ысул дарулар ясау өлкәсенә зур йогынты ясады һәм химияне экологик яктан чистарак итте".
Нобель комитеты белдерүе

Бенжамин Лист 1968 елда Германиянең Франкфурт шәһәрендә туа. Берлин университетында бакалавр дәрәҗәсенә, Франкфурттагы Гете университетында доктор дәрәҗәсенә ирешә. Кельн университеты һәм Макс Планк исемендәге тикшеренүләр институты профессоры булып эшли. Моннан тыш Хоккайдо университетында тикшеренүче булып эшли. Google Scholar рейтингына күрә, галимнең Хирш индексы – 95.

Дэвид Макмиллан 1968 елда Шотландиядә туа. Глазго университетын тәмамлый. Ирвайн Калифорния университетында докторантурада укый, соңрак Берклидагы Калифорния университеты, Калифорния технологик университеты, Принстон университетында эшли. 2009-2014 елларда "Chemical Science" журналының баш мөхәррире булган. Америка сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (2012).

2020 елда химия өлкәсендә Нобель бүләген француз галимәсе Эммануэль Шарпантье белән АКШ галимәсе Дженнифер Дудна алдылар. Бүләк аларга геномны төзәтү ысулын үстерү өчен бирелде.

Физика: катлаулы системнарны өйрәнү өчен

Сишәмбе көнне физика өлкәсендә бүләк ияләре игълан ителде. Быел бу мәртәбәгә АКШта эшләүче япон галиме Сюкуро Манабе, алман галиме Клаус Һасселман һәм итальян галиме Джорджо Паризи лаек дип табылды. Премия аларга "катлаулы системнарны аңлауга керткән хәлиткеч өлешләре өчен бирелә" диелә.

"Быелгы физика Нобель бүләген өч галим дөньяда хаотик һәм очраклы күренешләрне тикшерү өчен ала. Сюкуро Манабе һәм Клаус Һасселман Җир климаты турында һәм кешелекнең аңа ничек тәэсир итүе турында белемгә нигез салган. Джорджо Паризи тәртибе булмаган материаллар һәм очраклы процесслар теориясенә хәлиткеч өлеш өчен бүләкләнә".
Нобель комитеты белдерүе

Сюкуро Манабе 1931 елда Япониядә туган. Токио университетында бакалавр (1953), магистр (1955) һәм метеорология өлкәсендә докторлык (1958) дәрәҗәсен алган. Шул ук 1958 елда АКШка күченә, 1975 елда илнең ватандашлыгын ала, озак еллар дәвамында метеорология өлкәсендә хезмәт итә, уку йортларында эшли. Галим атмосфера үзгәрешен тирәнтен өйрәнә, глобаль климатның беренче моделен барлыкка китерә. 1967 елда атмосферада парник газларының температурага тәэсир итә алуын күрсәтә алган. Аның фәнни тикшеренүләре глобаль җылылык проблемына сәясәтчеләр һәм киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән дип санала.

Клаус Һасселман 1931 елда Германиянең Һамбург шәһәрендә туган. 1934 елда аның гаиләсе Англиягә күченә, 1949 елда кире Һамбургка кайта. 1950-1955 елларда Һамбург университетында физика һәм математика фәннәрен өйрәнә. 1957 елда Гёттинген университетында физикадан докторлык дәрәҗәсен ала. 1964-1966 елларда АКШта, Лос-Анджелестагы Калифорния университетында эшләп ала, аннары кире Германиягә кайта. Макс Планк метеорология институты һәм Европа климат форумына нигез салучы. Глобаль җылылык өлкәсендә иң еш еш телгә алынган галимнәрнең берсе дип санала.

Джорджо Паризи 1948 елда Италиянең Рим шәһәрендә туган. 1970 елда Ла Сапиенца Рим университетында фәнни дәрәҗәгә ирешә, Фраскаци лабораториясендә хезмәт итә. АКШ һәм Италия университетларында укыта. Хәзерге вакытта Ла Сапиенца Рим университетында квант теорияләр профессоры булып тора. Хезмәтләре күбесенчә квант кыры теориясе, статистик механика һәм катлаулы системнарга багышланган.

Физика Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә британ галиме Роджер Пенроуз һәм алман галиме Райнхард Генцель белән АКШ галимәсе Андреа Гезга бирелде. Бүләк аларга кара упкыннарны өйрәнү өчен тапшырылды.

Физиология һәм медицина: рецепторларны өйрәнү өчен

Кабул ителгән гадәткә күрә, дүшәмбедә беренче булып физиология һәм медицина Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел аңа АКШта эшләүче галимнәр Дэвид Джулиус белән Ардем Патапутян лаек дип табылды. Премия аларга температура һәм тою рецепторларын өйрәнү өчен бирелде.

"Җылыны, салкынны һәм тиюне сизү сәләтебез безнең исән калуыбыз өчен кирәк. Бу кешенең әйләнә-тирә дөнья белән бәйләнештә яшәү өчен нигез булып тора. Көндәлек тормышта без моңа тиешле игътибар бирмибез, тик температура һәм басымны сизәр өчен нерв импульслары ничек активлаша? Быелгы Нобель бүләге ияләре шушы мәсьәләләрне өйрәнде."
Нобель комитеты белдерүе

Дэвид Джулиус 1955 елда Нью-Йоркта туган. Чыгыш белән Русиядән АКШка күченгән яһүд гаиләсеннән. 1977 елда Массачусетс технологик институтында бакалавр дәрәҗәсен алган, 1984 елда Берклидагы Калифорния университетында фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән. 1990 елдан Сан-Францискодагы Калифорния университетында эшли. Фәндә ноцицепция юнәлешен өйрәнүче буларак таныла.

Ардем Патапутян 1967 елда Лүбнәннең Бәйрут шәһәрендә туган. Милләте белән әрмән. Башта Бәйрут университында белем ала, 1986 елда АКШка күченә. 1990 елда Лос-Анджелесның Калифорния университетында бакалавр, 1996 елда Калифорниянең технологик институтында докторлык дәрәҗәсенә ирешә.

Нобель атнасы физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясен игълан итүдән башлана. Ул Альфред Нобель васыять иткән биш бүләкнең берсе. Физиология һәм медицина Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә британ галиме Майкл Һоутон һәм АКШ галимнәре Һарви Алтер белән Чарльз Райс лаек дип табылды. Бүләк аларга С гепатиты вирусын ачулары өчен бирелде.

* * *

Гадәттә, премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла. Узган ел коронавирус пандемиясе аркасында оештыручылар Стокһолм шәһәрендә тантана оештырмаска булды. Аның урынына телевизион чара үтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG