Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 декабрьдән Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 9-12 процентка артачак


Илююстратив фото
Илююстратив фото

2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыралар.

Бүген, 1 декабрьдән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача тугыз процентка кыйммәтләнәчәк, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитәргә мөмкин. Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарыла, тарифларны быел икенче тапкыр күтәрәләр.

Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевка сылтама белән "Бизнес Online" язуынча, тарифларны искергән инфраструктураны яңартырга кирәк булган өчен күтәреп куялар. Аларга чыгымнар арткан, бу чыгымнарны капларга кирәк, диелә.

Татарстанда тарифлар уртача 9 процентка арта, әмма 29 муниципаль берәмлектә 9-12 процентка кыйммәтләнәчәк. Әйтик Алексеевски, Балык бистәсе, Яңа Чишмә бистәләрендә. Бу биредә биологик чистартучы корылмалар төзергә кирәк булуы белән аңлатыла.

1 декабрьдән Чаллыда, Азнакайда, Яшел Үзәндә, Арчада, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә электр плитәсе кулланыла торган йортларда тарифлар 12 процентка арта. Төп сәбәбе – халык өчен электр энергиясен субсидияләүне киметү диелә.

Шул ук вакытта түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.

Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка арткан иде. Шул ук вакытта 24 шәһәр, 17 бистә һәм 17 авыл өчен тарифлар 9,2 процентка үсте, ә Казанда краннан аккан су бәясе 13 процентка күтәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG