Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанның баш күтәргән ирләрен гыйнварга кадәр сугышка җибәрмәячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә алар Сембердән 37 километр ераклыктагы Солдат Ташлысы авылындагы полигонда  чиратлашып окоплар казыячак, дип яза "Сердитая Чувашия".

Сембердәге хәрби бүлекчәдә бунт оештырган, Чуашстаннан мобилизацияләнгән ирләрне Украинадагы сугышка кимендә гыйнварга кадәр җибәрми торалар. Бу хакта "Сердитая Чувашия" Telegram-каналы хәбәр итә.

Ниятләнгәнчә, Сембер хәрби бүлекчәсендәге ирләрнең әзерлекләре 26 ноябрьдә тәмамланырга, шуннан соң алар хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрелергә тиеш булган, диелә.

Хәзер солдатлар журналистларга үзләрен резервта калдыруларын, Украинага кимендә гыйнварга кадәр җибәрми торачакларын әйткән. Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәргә эш тә тапканнар: алар Сембердән 37 километр ераклыктагы Солдат Ташлысы авылындагы полигонда чиратлашып окоплар казыячак, дип яза "Сердитая Чувашия".

  • 1 ноябрьдә Чуашстаннан мобилизациягә эләккән ир-атлар Сембердәге хәрби үзәктә протест белдергән иде. Алар "без Путин вәгъдә иткән 195 мең сум да алмадык" дип фетнә чыгарды, Украина белән сугышырга бармыйбыз диде.
  • Бу хәлдән соң Чуашстаннан мобилизацияләнгән ике мең кешене ике көнгә өйләренә кайтарып җибәрделәр.
  • Мобилизациягә эләккәннәр гаиләләренең ярдәмсез калуын әйтте. Чуашстан башлыгы Олег Николаев исә бу протест чарасын кешеләрнең киеренке халәтә булулары белән аңлатты һәм аларның барлык мәгълүматтан да хәбәрдар булмавын искәртте. Соңрак Чуашстан башлыгы һәр мобилизацияләнгән ир-атка 50шәр мең сум акча түләячәкләрен хәбәр итте.
  • 4 ноябрьдә Казанда җыелган мобилизацияләнүчеләр дә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG