Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгәннәр бунтыннан соң Чуашстан башлыгы аларның гаиләләренә 50шәр мең сум түләргә вәгъдә иткән


Чуашстан башлыгы Олег Николаев
Чуашстан башлыгы Олег Николаев

Шул ук вакытта ул мобилизацияләнгәннәргә посылкалар аша хәмер тапшыруны тыйган.

Чуашстан башлыгы Олег Николаев һәр мобилизацияләнгән ир-атка 50шәр мең сум акча түләячәкләрен хәбәр итте. Бу хакта ул төбәк хөкүмәтенең җыелышында белдергән, дип яза Чуашстан хакимият оешмалары матбугат хезмәте.

Башлык 50 мең сум түләү турындагы фәрманны җыелыштан соң имзалаячакларын әйткән. Шулай ук ул мобилизацияләнгәннәргә бу түләүләр иң кыска вакытта килеп җитәргә тиеш, дип боерган.

"Мобилизацияләнгәннәргә бу акчаларның иртәгә килеп җитмәячәге аңлашыла, чөнки күп санлы кешеләр турында сүз бара. Әмма иртәгә оешсак һәм шул ук вакытта ниндидер процессларны да алып барсак, аны тизәйтергә мөмкин. Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгыннан иң кыска вакытта кирәкле кагыйдәләрне әзерләвен сорыйм, алар иртәгә үк раслансын һәм бу эшләр тиешенчә оештырылсын", дигән Чуашстан башлыгы.

Моннан тыш Олег Николаев үзенең Telegram-каналында сугышка алынганнарга посылкалар тапшырганда хәмер салмаска кушкан.

Русия тикшерү комитетының рәми Telegram-каналы хәрби үзәккә тикшерүчеләр килүен хәбәр итте. Тикшерү комитеты мобилизацяләнгәннәрнең "проблемнарын хәл итүе" турында хисап бирде.

Оешма резервтагы хәрбиләрнең үзләренә "хокукларын аңлатулары өчен" әйткән рәхмәт сүзләре белән видео чыгарды, әмма анда тикшерүчеләргә Чуашстанның ике кешесе генә рәхмәт әйтә.

1 ноябрьдә Чуашстаннан мобилизациягә эләккән ир-атлар Сембердәге хәрби үзәктә протест белдергән иде. Алар "без Путин вәгъдә иткән 195 мең сум да алмадык" дип фетнә чыгарды, Украина белән сугышырга бармыйбыз диде.

Мобилизациягә эләккәннәр гаиләләренең ярдәмсез калуын әйтте. Чуашстан башлыгы Олег Николаев исә бу протест чарасын кешеләрнең киеренке халәтә булулары белән аңлатты һәм аларның барлык мәгълүматтан да хәбәрдар булмавын искәртте.

Бу хәлдән соң Чуашстаннан мобилизацияләнгән ике мең кешене ике көнгә өйләренә кайтарып җибәрделәр.

4 ноябрьдә Казанда җыелган мобилизацияләнүчеләр дә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды. Протесттан таралган видеоларны Татмедиа башта "фейк" дип тамгаласа да, соңрак рәсмиләр мондый хәл булуын таныды.

  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, күгәргән корал бирүләре турында сөйләде.
  • Октябрь башында "хайвани шартларда" тотылуларын сөйләп, мобилизацияләнгән йөзләрчә ир Белгород янында поезддан төшеп калган иде.
  • Күптән түгел Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр Запорожье өлкәсендә нинди шартларда тотылуларыннан зарланды. Запорожье өлкәсенә алынган башкортстаннар эчәргә сулары, ризыклары булмаудан, ангарда ялангач идәндә йоклауларын, авырый башлауларын сөйли. Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров бу мәгълүматны "фейк" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG