Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров мобилизацияләнгән башкортстаннарның начар шартларда тотылуын “фейк” дип атаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эчәргә сулары, ризыклару булмаудан зарланган башкортстаннарның мөрәҗәгатенә фикер белдереп, депутат "Андый хәлнең булуына шикләнәм. Дошманнардыр ул”, дигән

Күптән түгел Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр Запорожье өлкәсендә нинди шартларда тотылуларыннан зарланган иде. Запорожье өлкәсенә алынган башкортстаннар эчәргә сулары, ризыклары булмаудан, ангарда ялангач идәндә йоклауларын, авырый башлауларын сөйли.

Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров моңа фикер белдергән. Ул "Подъём" басмасына республика үз хәрбиләрен күзәтеп тора, бу видеоны "дошманнар төшергәндер" дигән.

"Фейктыр бу. Күпләр белән аралаштым, күптән түгел үзем дә анда бардым. Башкортстан республикасыннан да даими барып торалар. Кешеләр моңа ихтыяҗ булмаса да, ризык, кием җыя. Бөтен әйбер җитешле. "Махсус хәрби операция" зонасыннан кайтучы егетләр бөтен әйберебез бар, ди. Ә сез әйткән әйбер... Андый хәлнең булуына шикләнәм. Дошманнардыр ул", дигән депутат басмага.

Шул ук вакытта депутат "фейк" дип атаган мәгълүматны "Вёрстка" басмасына бу видеода төшкән ирләрнең хатыннары раслаган.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе бу видеоны ирләребезгә үзебез яздырырга тәкъдим иттек, дип сөйләгән. "Аларның нинди шартларда тотылуын белгәч, видео яздырсагыз, прокуратурага җибәрербез һәм сезгә булышырлар дидек", дип сөйләгән Кырмыскалы районында яшәүче ханым.

Шулай ук ул ирен сугышка бөтенләй әзерлексез җибәрүләрен әйткән. "Ирем ата да белми. Соңгы тапкыр кулында коралны биш ел элек тоткан", дигән ул.

Мобилизацияләнгән башкортстаннарның хатыннары Корылтайның ЛДПРдан депутаты Вячеслав Рябовка мөрәҗәгать иткән. Рябов "Вёрстка"га бу хәлгә ачыклык кертүне сорап Русия хәрби прокурорына һәм саклану министрлыгына депутат мөрәҗәгате язуын белдергән.

Шул ук вакытта сугышка киткәннәрнең хатыннары Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләренә дә бу хакта комментарлар язуын искәртә. "Дүрт тапкыр яздык, булышуларын сорадык, тик безнең комментарларны сөртеп бардылар һәм беркем җавап бирмәде", дигән алар.

  • 21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм вәгъдә ителгән акчаларны ала алмаучы хатыннар ул акчаларның килмәве турында чаң кага. Авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG