Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары ирләрен начар шартларда тотуга зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә язалар диелә. Шул ук вакытта Азатлык әлеге язманы таба алмады, аның инде сөртелгән булуы бар.

Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар Кырмыскалы авылыннан мобилизацияләнеп Запорожье өлкәсенә җибәрелгән ирләре беләй бәйле хәлгә ачыклык кертүне сорап, республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Алар мобилизацияләнеп киткән ирләр төшергән видео-мөрәҗәгатьне дә беркеткән, анда хәрбиләр "ярлы" шартларда тотылуларын сөйли, дип хәбәр итә Mkset басмасы. Басма әлеге зарлар астында калдырылган фикерләрнең күпчеле сөртелүен хәбәр итә.

Алар "Безнең составның бер өлешен басуларга җибәрделәр, кешеләрнең эчәргә суы да, ризыгы да юк. Нишләп бөтен нәрсәне үз хисапларына алырга тиешләр? Якындагы авылга үзләре бара, бөтен ризыкны үзләре сатып ала. Тәэмин итү юк. Без дә шундый ук шартларда. Ангарларда йоклыйбыз, кешеләр ялангач идәндә йоклый. Кешеләр бөтенесе авырый, бу тагын күпме дәвам итә ала?", дип зарланганнар диелә.

Радий Хәбировның социаль челтәрләрендәге хатын-кызлар Запорожье өлкәсендә мобилизацияләнгәннәнең күпчелеген ашлык саклана торган келәткә җибәрүләрен һәм андагы авыл хуҗалыгы техникасын төзәтергә кушуларын, "төзәтсәгез сатабыз да, ашарга да, су да алабыз", диюләрен яза, ди басма.

"Биш көн буе егетләр берни диярлек ашамаган һәм эчмәгән (күлләвекләрдән пычрак су эчәләр, чөнки көчле яңгырлар ява). Егетләрнең күпчелеге 10-15 метр киңлектәге урман полосаларында. 50дән артык солдат югары температура белән чирли", дип зарланган башкортстаннар.

Әлеге уңайдан Mkset фикер сорап Башкортстан башлыгы хакимиятенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иткән, әмма басмага бу безнең вәкаләтләргә керми дигәннәр. Башкортстанның хәрби комиссариатында да бу мәсьәлә уңаеннан оператив җавап бирмәгәннәр.

  • 21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм вәгъдә ителгән акчаларны ала алмаучы хатыннар ул акчаларның килмәве турында чаң кага. Авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG