Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Мәскәү белән бәйле дини оешмаларны тыярга телиләр


Киев-Печерски монастырендә тентү
Киев-Печерски монастырендә тентү

Украина хөкүмәтенә Югары радага "Русия белән бәйле" дини оешмаларның эшчәнлеген тыю турында канун өлгесе кертергә кушалар.

Украина дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы (СНБО) хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән һәм Югары радага "Русия белән бәйле" дини оешмаларның эшчәнлеген тыю турында канун өлгесе кертергә кушкан. Бу хакта видеомөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

Аның әйтүенчә, бу карарны СНБО утырышында кабул иткәннәр, анда "Украинадагы аерым бер дини даирәләрнең агрессор-дәүләт белән элемтәләре булуына күп санлы фактлар" каралган.

Зеленский нинди "дини даирәләр" турында сүз баруын әйтмәде, әмма Украина православ чиркәве низамнамәсен Мәскәү патриархаты белән элемтәләре булуга тишерергә кушты, кирәк булса чаралар күрергә кирәген әйтте.

Соңгы атналарда Украина иминлек хезмәте Украина православ чиркәве епархияләрендә тентүләр уздырды. Бөтен гамәлләр кануннар кысаларында уздырыла, дип белдерде Украина иминлек хезмәте. Ул тентүләрнең максаты – епархияләрне "урыс дөньясы" оешмалары итеп кулланулары, Украина православ чиркәве биналарын Русия ватандашларын яшерү, тыелган предметлар саклау өчен файдаланулары турындагы мәгълүматларны тикшерү, кешеләрне провокацияләр һәм терактлардан яклау өчен диде.

Октябрь ахырында Украина иминлек хезмәте башлыгы вазыйфаларын үтәүче Василий Малюк сугыш башыннан бирле Украина православ чиркәве вәкилләренә каршы 23 җинаять эше ачылуын, 33 руханиның шикләнелүчеләр булуын белдерде.

Украинаның иң зур һәм иң танылган Киев-Печерски монастырендә дә тентү уздырганнар иде.

15 ноябрьдә Украина иминлек хезмәте Киев-Печерски монастыренә килүчеләр җырлаган җыр аркасында Русия агрессиясен аклау маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Җыр текстында "Русь-анакай" ("матушка — Русь") дигән сүзләр дә булган.

  • 23 ноябрьдә Украина парламентына Урыс православ чиркәвен, шулай ук аңа кергән, аңа буйсынуын таныган барлык дини оешмаларны тыю турында канун өлгесе кертелде.
  • Кремль тентүләрне урыс православиясенә каршы чираттагы гамәл дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG