Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимияте үзе турында телевидениедә сөйләү өчен 48 миллион сум тотмакчы


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

2023 ел ахырына кадәр республиканың хакимият оешмалары эшчәнлеге турында урыс һәм башкорт телләрендә кимендә 368 сәгатьлек яңалыклар һәм хәбәрләр әзерләячәкләр. Бу тапшырулар Русиянең  дәүләт каналларына төбәк тапшырулары ялганып киткән чакта күрсәтелергә тиеш булачак.

Башкортстан матбугат һәм медиа чаралары агентлыгы республиканың хакимият оешмалары эшчәнлеге турында телевидение тапшырулары әзерләү өчен аукцион игълан иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Бу тапшырулар Русиянең дәүләт каналларына төбәк тапшырулары ялганып киткән чакта күрсәтелергә тиеш булачак. Аукционда җиңүче 2023 ел ахырына кадәр урыс һәм башкорт телләрендә кимендә 368 сәгатьлек яңалыклар һәм хәбәрләр әзерләргә, аларны Русиянең дәүләт каналларына ялганып күрсәтүне оештырырга тиеш була.

Моның өчен республика бюджетыннан 48 миллион сум биреләчәк. Аукционга нәтиҗәләрне 22 декабрьдә ясаячаклар.

Заказда әйтелгәнчә, яңалыклар һәм тапшырулар республика хөкүмәтенең һәм дәүләт хакимияте оешмаларының "объектив имиджын сакларга", "бөтен мөһим вакыйгаларны", бигрәк тә Башкортстанның Украина белән сугышка катнашуын колачларга тиеш булачак.

Моннан тыш яңалыкларда һәм тапшыруларда төбәк башлыгының мөрәҗәгате, дәүләтнең тарифларны көйләп торуы, гадәттән тыш хәлләрнең куркынычын киметү, транспорт системын үстерү, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү кебек вакыйгалар күрсәтеләчәк.

  • Күптән түгел "Башкирский снег" телеграм-каналы республиканың Дәүләт Җыены вәкилләренең халык алдындагы дәрәҗәсе кимүе турында фикер белдергән иде. Бу Башкортстандагы сайлауларда электрон тавыш бирүләрне гамәлгә кертү нияте хәбәр ителгән мәлдә булды.
  • "Башкирский Снег" бу яңалыкны "Башкортстанда сайлауларда хәрәмләшү тагын да җиңелрәк булачак" дигән башисем белән бирде. "Аңларга була, Дәүләт җыенына хәзер читтән торып электрон тавыш бирү нык кирәк. Хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрү, бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны – "чайлдфри идеологиясен" тыю, Совет берлеген торгызу кебек тәкъдимнәреннән соң, Корылтайның хәзерге депутатларының да, Константин Толкачевның үзенең дә популярлыгы – юк дәрәҗәсендә", дип искәртә канал авторлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG