Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда киләсе елда узасы сайлауларда ук электрон тавыш бирү кертелергә мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан парламенты сайлаулар турындагы кодекска төзәтмәләр кертеп, электрон тавыш бирү алымын куллануны рөхсәт иттермәкче. Киләсе елның сентябрендә Башкортстан Корылтаена сайлаулар узачак. Кайбер Telegram-каналларда бу төзәтмәләрне кертүләре шуның белән дә бәйле, дип шикләнәләр.

Башкортстан Корылтае сайлаулар турындагы кодекска төзәтмәләр кертергә ниятли, алар сайлауларда дистанцион электрон тавыш бирү (ДЭГ) алымын кулланырга рөхсәт итә.

Канун өлгесенең беренче укылышы Корылтайның декабрь утырышына ниятләнә, дип яза РБК.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев дәүләт хакимияте оешмаларына сайлаулар узганда гадәти тавыш бирүләр белән беррәттән, мондый читтән торып тавыш бирүләр дә кулланылырга мөмкин дигән.

Интернет-тавыш бирүләр аерым алганда "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системын кулланып үткәрелә. Ул бер үк кешегә ике тапкыр сайларга мөмкинлек бирми, дип белдергәннәр Дәүләт җыенында.

Киләсе елның сентябрендә Башкортстан Корылтаена сайлаулар узачак. Кайбер Telegram-каналларда Сайлаулар турындагы кодекска бу төзәтмәләрне кертүләре шуның белән дә бәйле, дип шикләнәләр.

Әйтик "Башкирский Снег" бу яңалыкны "Башкортстанда сайлауларда хәрәмләшү тагын да җиңелрәк булачак" дигән башисем белән бирде. "Аңларга була, Дәүләт җыенына хәзер читтән торып электрон тавыш бирү нык кирәк. Хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрү, бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны – "чайлдфри идеологиясен" тыю, Совет берлеген торгызу кебек тәкъдимнәреннән соң, Корылтайның хәзерге депутатларының да, Константин Толкачевның үзенең дә популярлыгы – юк дәрәҗәсендә", дип искәртә канал авторлары.

Сайлауларда электрон тавыш бирүне куллану - хәрәмләшүләргә китерә, тавыш бирүчеләрнең шәхси мәгълүматы яшерен калмый дип, моңа кадәр дә белдерүчеләр булган иде .

  • Русиядә читтән торып электрон тавыш бирү форматы беренче тапкыр 2020 елның июнендә, Русия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш биргәндә Мәскәүдә һәм Түбән Новгород өлкәсендә кулланылган иде. Соңрак Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүчеләрнең паспорт мәгълүматлары интернетка чыгуы турында хәбәр ителде.
  • 2021 елда электрон тавыш бирүне Русиянең җиде өлкәсендә: Мәскәүдә, Акъярда (Севастополь), Курски, Мурман, Түбән Новгород, Ростов, Ярослав өлкәләрендә кулландылар. КПРФ Мәскәүдәге онлайн тавыш бирү нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Дистанцион рәвештә бирелгән 2 млн тавыш Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы сайлау нәтиҗәләре таблицасына болай гына өстәлде, диделәр. Бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция хакимиятне хәрәмләшүдә шикләнде.
  • Русия думасына намзәтләр электрон тавыш бирүне гамәлдән чыгару яклы коалиция комитеты оештыруы билгеле булган иде. Комитетның максаты – Мәскәүдә узган электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, шулай ук киләчәктә сайлауларда бу алымны кулландырмау диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG