Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле балалар саны арта


Иллюстратив фото

Узган елның ноябрендә Татарстан министры Элмира Зарипова республикада инвалидлыгы булган 275 мең кеше, шул исәптән 16 мең бала яши дигән иде. Быел исә 285 мең кеше, шуларның 17,1 меңе — балалар, дип белдерде.

Татарстанда инвалидлыгы булган 285 мең кеше яши (республика халкының 7,3 проценты), аларның 17,1 меңе — балалар.

Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова хәбәр итте, дип яза "Татарстан 24".

Балалар арасында инвалидлар санының артуын ул хәзер патологияләрнең башлангыч этапларда ук ачыклануы белән аңлата.

"Башлангыч этапларда ниндидер патологияләрне ачыклыйбыз икән, бу сәламәтлек саклау системының үсеше турында сөйли", дигән ул.

Министр инвалидлыгы булган бала тәрбияләнүче гаиләләрнең керемнәрен яшәү минимумына кадәр җиткерергә тырышуларын, индивидуаль өстәмә түләүләр бирелүен искәрткән.

"Мондый гаиләләрдә керемнәрне тиешле дәрәҗәдә тотуның мөһим булуын аңлыйбыз. Балаларны тәрбияләү дарулар өчен нык чыгымлануны таләп итә", ди министр.

Узган елның ноябрендә Элмира Зарипова республикада инвалидлыгы булган 275 мең кеше, шул исәптән 16 мең бала яши дигән иде.

  • Күптән түгел Русия сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләргә кимендә дүрт айга җитәрлек дарулар запасы булдырырга кушты. Русиягә чикләүләр кертелгәннән соң юкка чыккан чит ил даруларының Русия аналогларына ихтыяҗ зур. Әйтик яман шеш белән авыручыларга билгеләнә торган дарулар җитми. Моннан тыш арзанлы антибиотикларга кытлык күзәтелә. Бу даруларның кайчан буласы билгеле түгел.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, русияләр даруларны күпләп сатып ала башлады — бигрәк тә чит илдән кертелә торганнарын. Шул сәбәпле март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Яз көне Русия сәламәтлек саклау министры Михаил мурашко кайбер даруларга ихтыяҗ ун тапкыр артты диде, әмма запаслар биш ай ярымга җитәрлек дип ышандырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG