Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкентта КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды


Ташкент
Ташкент

Ул татар һәм урыс телен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәренең Мирзо Улугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәкнең ачылышында Үзбәкстан Милли университеты ректоры Ином Маджидов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Каюм Насыйри институты мөдире Әлфия Йосыпова, студентлар һәм укытучылар, Ташкенттагы татар диаспорасы вәкилләре катнашкан диелә.

Үзбәкстанда Насыйри институты бушлай онлайн-дәресләр, татар телендә мәдәни-агарту чаралары, Ташкентта рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру эше алып барачак. Уртак фәнни тикшеренүләр уздырырга ниятлиләр. Рәдиф Җамалетдинов әлеге үзәк Русия һәм Татарстанның йөзен күрсәтәчәк, татар һәм урыс теленә өйрәтәчәк дип белдергән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Насыйри институты Үзбәкстанда яшәүче 300 меңнән артык татар өчен гореф-гадәт, мәдәният сакларга, туган телләрен өйрәнергә ярдәм итәчә алачак.

2014 елда Татарстан Германиянең Гете, Испаниянең Сервантес тел үзәкләре үрнәгендә Каюм Насыйри үзәген булдырды. Ул Казан федераль университеты каршындагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшли. Аның низамнамәсендә үзәк Русиядә, чит илләрдә татар, урыс телен һәм мәдәниятен укыту, аны популярлаштыру, телнең үсешен тәэмин итү белән шөгыльләнә дип язылган.

Бүген Каюм Насыйри институтының 13 үзәге эшли. Үзбәкстаннан тыш, узган елларда Астанада (Казакъстан), Бишкәктә (Кыргызстан), Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Самара, Пенза, Чабаксар, Ульяновск, Тубыл шәһәрләрендә һәм Пермь краенда үзәге ачылган иде.

Узган ел Азатлык Каюм Насыйри институты эшенә күзәтү ясаган иде. Үзәкләр саны артса да, сыйфаты аксавы әйтелде. Институтның мөдире Әлфия Йосыпова акча кимүе турында да белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG