Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре мобилизация башланганнан соң илдән китүчеләр өчен кайбер өлкәләрдә читтән торып эшләүне чикләргә мөмкин


Андрей Клишас
Андрей Клишас

Бу хакта "Ведомости"га Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас белдергән.

Клишас әйтүенчә, Русия хакимиятләре илдән киткән русияләргә "чит илдә яшәүне уңайсызрак итәрдәй" канун чаралары әзерләргә мөмкин.

"Аларның күбесе качып китте, әмма Русия ширкәтләрендә читтән торып эшләүләрен дәвам итәләр. Кешеләргә чит илдән эшләп, моннан акча алырга мөмкинлек бирүче схемаларны чикли һәм бу мәсьәләдә канунны үзгәртә алабызмы? Алабыз", дигән Клишас.

Мисал буларак ул дәүләт тармагында һәм транспорт иминлеге өлкәсендә эшләүчеләрне атаган.

Хакимиятләр русияләрнең кире кайтуына комачауламаячак, чөнки бу Конституциягә каршы килер иде, дигән Клишас. Аның әйтүенчә, Русиядән китүчеләр - җинаятьчеләр түгел, юкса аларга каршы эшләр ачарлар иде. Әмма мондый русияләрнең кайтуын хуплау да кирәкми, дип саный Русия сенаторы.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән эш яшендәге йөзләгән мең кеше, шул исәптән эшкуарлар, IT- белгечләр, фәнни хезмәткәрләр китте. Чит илдә шундый ничә кешенең калуы төгәл билгеле түгел.
  • 21 сентябрьдә мобилизация башлангач та, йөзләгән мең русияле хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алудан качып Казакъстанга, Грузиягә, Әрмәнстанга, Азәрбайҗанга, Кыргызстанга, Монголиягә, Төркиягә һәм чикле күләмдә Европа берлеге илләренә күченде.
  • Казакъстанга 400 меңнән артык, Грузиягә - 700 меңнән артык русияле китүе билгеле. Бу ике илдә дә 100 меңләп русияле әле дә кала бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG