Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизация игълан ителгәч Казакъстанга 400 меңнән артык русияле килгән


Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар, 23 сентябрь 2022
Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар, 23 сентябрь 2022

Шул ук вакытта 320 меңнән артык русияле Казакъстаннан киткән, 100ләп мең кеше әле дә биредә калган диелә.

"Өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән бирле Казакъстанга 400 меңнән артык русияле килгән. Бу хакта Казакъстан хезмәт министры Тамара Дуйсенова хәбәр итте.

Шул ук вакытта ул 320 меңнән артык русияленең Казакъстаннан китүен, 100ләп меңенең әле дә биредә калуын әйткән.

Элегрәк Казакъстан эчке эшләр министрлыгында 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр 200 меңнән артык русияле килүен, 147 меңләп кешенең китүен әйткәннәр иде.

Ноябрь башында исә республиканың премьер-министры Алихан Смаилов Казакъстанга бер көн эчендә килгән русияләрнең саны элекке дәрәҗәгә кире кайтты дип белдерде.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады. Сугыштан качарга теләүчеләрнең иң зур өлеше Казакъстанга агылды. Казакъстан белән Русия чигендә озын километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, чик буендагы казакъ шәһәрләрендә торак арендасына ихтыяҗ нык артты.
  • Мобилизация белән бәйле Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Аларга читтә яшәүче милләттәшләре ярдәм кулы суза башлады. Сугыштан качучыларның бер өлеше Казакъстан аша башка илләргә китәргә, ә бер өлеше шунда калырга җыена.
  • Мобилизациянең беренче атнасында ук бу илгә 100 меңләп кеше киткән. Татарстан һәм Башкортстанан китүчеләр өчен иң якын һәм уңайлы урыннар — Казакъстанның Җаек һәм Актүбә шәһәрләре. Азатлык сугыштан качучыларның тарихлары белән таныштырып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG