Accessibility links

Тасин Җәмил: "Путин кырымтатарларны юк итү планын тормышка ашыра ала"


Акмәчеттә урнашкан Калга-солтан сарае урыны сурәте
Акмәчеттә урнашкан Калга-солтан сарае урыны сурәте

13 декабрь Румыниядә Татарлар көне билгеләнде. 2014 елга кадәр Кырым белән Румыниядә яшәүче татарлар арасында элемтәләр шактый җанлы булса, Кырым аннексиясеннән соң алар юкка чыкты. Румыниядә яшәүче татар галиме Тасин Җәмил фикеренчә, Путинның сәясәте кырымтатарларның юкка чыгуына китерә ала.

13 декабрьдә Румыниядә Татарлар көне бәйрәм ителде. Көстәнҗә (Констанца) шәһәрендә "Румыния төрки-мөселман татарларының демократик берлеге" оештырган чарада Румыния президенты киңәшчесе Серджиу Нистор, депутатлар, Румыния мөселманнары мөфтие Мурад Юсуф, этникара мөнәсәбәтләр департаменты секретаре урынбасары Динчер Джафер, депутат Амет Варол, берлекнең рәисе Джелил Эсерджеп катнашты.

Румыния президенты Клаус Йоханнис Татарлар көне уңаеннан махсус белдерү ясады. "Румыниядә татар җәмгыяте бар, аннан башка безнең мәдәниятебез күпкә ярлырак булыр иде. Румыниянең беркем дә җиңә алмаслык бер сыйфаты бар — халыкларның бергәләп яшәү сыйфаты", диелә белдерүдә.

Көстәнҗәдә бу көнне "Татарлар тарихыннан" симпозиумы, Румыниядә татар телендә нәшер ителгән китаплар ярминкәсе һәм башка чаралар үтте.

1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Румыния парламентындагы татар депутатлары тырышлыгы белән бу көн 2006 елда милли көн дип рәсмиләштерелде. Румыниядә яшәүче кырымтатарлар өчен бу көн рәсми ял көне, бу көнне кырымтатар үзәкләре җирле хакимият вәкилләре катнашында төрле чаралар үткәрә. Румыния хөкүмәте татар үзәкләренә милли чараларга бюджеттан елына якынча бер миллион евро аерып килә.

Румыниянең Добруҗа төбәгендәге Көстәнҗә шәһәре татар башкаласы санала. Анда җирле радиода атна саен бер сәгәтьлек кырымтатар тапшырулары, айга бер тапкыр "Кара диңгез" газеты чыга, аңа кушымта булып "Джаш" ("Яшь"), "Кадыннар дөньясы" ("Хатыннар дөньясы"), "Эмель" журналы нәшер ителә, үзешчән кырымтатар ансамбльләре эшли. Аерым мәктәпләрдә татар теле укытыла, җирле авторларның татар телендә китаплары чыга, татарлар яшәгән авыл-бистәләрдә мәчетләр эшли, Румыниянең баш мөфтие дә Мурад Юсуф - татар милләтеннән.

2000-2014 еллар Кырым белән Румыниядә яшәүче татарлар арасында элемтәләр шактый җанланган чор булды. Румыниядәге милләттәшләр Кырымда узган Корылтай утырышларына, 18 май матәм чараларына күмәкләп йөри иде, Кырымдагылар да Румыниягә еш бара иде. 2014 елда Кырымның аннексияләнүе бу элемтәләрне бердән юкка чыгарды. Шул вакыттан бирле Румыниядән Кырымга беркем килми. Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар, хәбәрсез югалулар, эзерлекләнүләр аларны борчуга салды.

Белешмә: Румыния татарлары

Төрле чыганакларга күрә, Румыниядә, Добруҗа җирләрендә хәзер 25-40 меңләп кырымтатар яши. Аларның күпчелеге Русия Кырымны 1783 елда басып алганнан соң XVIII–XIX гасырлар дәвамында Кырымнан бу җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган. Көнчыгыш Европа илләрендәге кырымтатар диаспоралары арасында Румыниядәге кырымтатар диаспорасы иң яхшы сакланган, оешкан, күпсанлы диаспора санала.

Румыния парламентына кырымтатарлар канун нигезендә бер кырымтатар депутатын сайлый. Хәзерге чакырылыш парламентында кырымтатарларны Көстәнҗәдән Амет Варол вәкиллек итә.

Румыниядә яшәүче куренекле татар галиме, тарихчы Тасин Җәмил Кырымдагы хәлләр Румыниядәге татарларның да хәлен начарайта ди. Ул шулай ук заманында Русия патшалары булдыра алмаганны, ягъни Кырымдагы татарларны тарихи-мәдәни этник халык буларак хәтта физик яктан юк итү ниятләрен хәзерге президент Владимир Путин тормышка ашырырга мөмкин дип борчыла. Галим бу фикерләрен Азатлык белән уртаклашты.

Тасин Җәмил
Тасин Җәмил

— Заманында Кремльдә һәм Петербурда утырган урыс патшалары булдыра алмаганы, ягъни Кырымдагы татарларны тарихи-мәдәни этник халык буларак, хәтта физик яктан юк итү планын Путин тормышка ашырыр дип куркам. Русия бөтен Кара дингез бассейны һәм беренче чиратта аның бугазларында үзенең өстенлеген ныгыту өчен иске планыннан әле дә баш тартмаган. Кырым Төркиягә ихтимал һөҗүм өчен база булып тора. Шуңа күрә андагы татарлар бу проектларны тормышка ашыру өчен куркыныч тудыручы элемент буларак каралды һәм карала да.

Белешмә: Тасин Җәмил

Тасин Җәмил – Көстәнҗәдәге "Овидий" университеты профессоры һәм вице-ректоры, Евразия тикшеренүләре үзәге мөдире, Евразия тикшеренүләре журналының баш мөхәррире, тарихчы, тәрҗемәче, дипломат һәм сәясәтче.

  • 1943 елның 21 сентябрендә Медҗидие (Румыния) шәһәрендә мөселман татар гаиләсендә туа. Бабалары Добруҗага Кырым сугышыннан соң (1853-1856) килеп урнаша. Бабасы Хаҗи Кәрим Меҗидие муниципалитетының беренче мэры була (1878-1886).
  • Башлангыч һәм урта мәктәпне Меджидиядә тәмамлый.
  • 1965 елда Яссы шәһәре университетының тарих һәм фәлсәфә факультетында укуын тәмамлый, соңыннан шунда ук докторлык дәрәҗәсен ала.
  • 1966-1994 елларда Яссыда тарих һәм археология фәнни-тикшеренү институтында, аннары Румыния Фәннәр академиясенең Бухаресттагы Николае Йорга исемендәге Тарих институтында эшли.
  • 1991-1994 елларда Румыниянең "Овидий" университеты доценты, 1995 елның гыйнварыннан – профессоры.
  • 1990-1996 елларда Румыния парламенты әгъзасы.
  • 1998-2003 елларда Азәрбайҗанда Румыния илчесе.
  • 2004-2007 елларда Төрекмәнстанда Румыния илчесе.

Путин башка патшалар эшләмәгәнне эшли ала

Русия патшалары һәм Сталиннан аермалы буларак, Путин татарларны Кырымнан юк итү планын тормышка ашыра ала. Кремль татарларны берәм-берәм яки кечкенә төркемнәр итеп Кырымнан куып чыгару һәм ераклаштыру мөмкинлеген карый. Бу контекстта рус хакимияте элек билгеле булган куркыту һәм бүлгәләү ысулын куллана, шулай ук Кырымның читендә, Русия өлкәлерендә кызыктыргыч вәгъдәләр дә тарата. Либераль, демократик һәм көчле көнбатыш ярдәменә өмет иткән кырымтатарлар китә икән, алар тагын ачы күнелсезлекләр кичереп, хыяллары гомергә ашмаган көннәр кичерәчәк, ди галим.

Тарихчы фикеренчә, патша һәм Совет Русиясе хакимияте татарларның ватанын гына түгел, тарихын, мәдәниятен, хәтта цивилизациясен, торак пунктларын һәм азык-төлек атамаларына кадәр конфискацияләгән. Татар һәйкәлләре, аеруча зиратлар һәм гыйбадәт кылу урыннары, тарихи документлар һәм кулъязмалар 200 елдан артык системалы рәвәштә юк ителде, ди Тасин Җәмил.

— Татарлар, бигрәк тә Кырымдагылар, шул исәптән Кырым нәселеннән булган өчен, үз дәүләтләреннән (1783 елда Русия тарафыннан аннексияләнгән) генә түгел, башта патша, аннары Совет хакимиятләре тарафыннан методик рәвештә куылу сәбәпле ватаннарыннан да мәхрүм калды. Йөз елдан да азрак вакыт эчендә (1783-1878) якынча 1,8 млн татар Кырымдагы үз йортларын һәм җирләрен ташлап Госманлы империясе чикләренә, шул исәптән Добруҗага барып урнашырга мәҗбүр булды.

Татарлар өчен көнбатышлашу — бердәнбер юл

Тасин Җәмил бу геосәяси шартлар Румыниядәге татарларның да хәлен начарайта, аларның милли үзенчәлеге киләчәген зур сорау астына куя, ди. Бу сорау билгесе Румыния хакимиятеннән түгел, ә Кырым һәм, аерым алганда, андагы татар язмышын хәл итә торган халыкара кысаларга бәйле.

"Мин — кем? Без — кемнәр? Безнең кебекләр — кемнәр алар? Юкка чыкмас өчен йә изоляциядә калмас өчен нинди юл сайларга? Хәзер Румыния татарлары шушы сорауларга җавап табарга тиеш ди галим.

— Минемчә, Добруджа татарлары өч юл алдында тора. Болар: румынлашу, төрекләшу йә көнбатышлашу.

Диннәрен алмаштырмыйча румынлашу мөмкин түгелдер. Ә диннәрен алмаштырган татарлар юк дәрәҗәсендә.

Төрекләшү ихтималы бик кечкенә, чөнки Румыниядә татарлар төрекләр арасында яшәми. Күп еллардан бирле Төркиядә яшәгән биш миллион кырымтатарның төрекләшү процессы әле дә тамаланмаган. Румыниядәге татарларның бер өлеше балаларын мәктәпләрдә төрек телен өйренергә бирсә дә, өйдә татар гаиләсендә төрекчә бик аз сөйләшәләр.

Минемчә, татарлар өчен, Добруҗа татарлары гына түгел, дөньядагы барлык татарлар өчен көнбатышлашу — тормышка ашырлык бердәнбер юл.

Яһүдләрнең көнбатыш белән интеграция мисалы татарлар өчен дә уңай була ала, дип саный галим.

— Казандагы татарлар XVIII-XIX гасырларда, аннары кырымтатарлар да магариф, дин һәм башка мәсьәләләрдә көнбатыш моделенә күчү проектларын әзерләде, ләкин патша Русиясе аларны туктатты. Исмагыйль Гаспринский (1851-1918) башлаган магариф реформасы Русиядәге төрки-мөселман халыкларына үңай тәэсир итте. 1991 елда бу иске реформа фикерләрен Казандагы элиталар "Евроислам" рәвәшендә кулланды.

Татарларны көнбатыш кыйммәтләренә интеграцияләү, аларны милләт һәм тарихи-мәдәни барлык буларак азат итү өчен моны бердәнбер юл итеп күрәм, ди галим.

Кырымтатарларны Алтын Урда мирасыннан мәхрүм итмәкчеләр

Сүзен дәвам итеп галим 1991 елда Совет берлеге таркалганнан соң кырымтатарлар кабат гаделсез, йөрәкне әрнетүче күренеш белән очрашты һәм бу вазгыять әле дә дәвам итә ди.

Урта Азиядә үз бәйсез милли дәүләтләрен булдыра алган тугандаш төрки халыклар: казакълар, кыргызлар, төрекмәннәр һәм аеруча үзбәкләр, кырымтатарларының сәяси зәгыйфьлегеннән файдаланып, аларның Алтын Урда варислары булуына карамастан, милли мирасларыннан мәхрүм итергә телиләр ди ул.

— Алтын Урда (дөресрәге, Алтын дәүләт) 1242-1502 елларда Евразиядә булган зур татар дәүләтедер. Бу дәүләтне татарлар төзегән һәм идәрә иткән, аның зур чикләрендә татар (кыпчак) теле һәркем сөйләшкән универсаль тел булган. Кырым ханлыгы аның бердәнбер соңгы варисы. Татарларның югарыда әйтелгән туганнары Алтын Урда тарихына гына тугел, гасырлар дәвамында барлыкка килгән югары мәдәниятенә дә кул салдылар. Татарлар тарафыннан иске татар телендә иҗат ителгән әсәрләр үзбәк, казакъ, төрекмән, кыргыз милли мирасына әверелеп бара. Болар гына җитмәгән кебек, 2014 елда рус армиясе Кырымга һәм анда яшәгән татарлар өстенә басып керде.

Тарих кабатлана

Бүген Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымнан кырымтатарларның китәргә мәҗбүр булуы сер түгел. Күпме кеше киткәнен чамалап кына була. 2014 елга хәтле Украина чорында Кырымда рәсми 270 мең кырымтатар яшәгән булса, 2014 елда Русия Кырымда үткәргән халыкны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча 232 мең кырымтатары яши дип игълан ителде. 2021 елда Русиядә үткерелгән җанисәпнең беренчел саннарына күрә, Кырымда 202 мең кырымтатар төркелгәне билгеле булды. Соңгы тулы нәтиҗәләр 2022 елның декабрь аенда игълан ителәчәге хәбәр ителде.

Бакчасарайның Ханнар сараенда Русия чорында (2014-2022) реставрация нәтиҗәсендә биналарның берсенең диварлары бу эшләр нәтиҗәсендә бозылып, җимерелә башлаганы зур җанҗалга китергән иде. Ханлыкның икенче кешесе саналган Калга солтан сарае урнашкан Акмәчеттәге урынны хосусый йорт төзелеше өчен бирелүе һәм моңа охшаш башка күп очраклар Тасин Җәмилнең "Кырымдагы татарларны тарихи-мәдәни этник халык буларак, хәтта физик яктан юкка чыгарга мөмкин дигән борчулары урынлы булып чыга.

"Кырымнан башланды — Кырымда бетәчәк тә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG