Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вёрстка": Украинадагы сугышта  Русия ягында сугышучыларның берсе – Будёновски терактында катнашып хөкем ителгән


Будёновски хастаханәсен басып алганнан соң, Чечня кыр командиры Шамил Басаев (уртада). 1995 ел, июнь
Будёновски хастаханәсен басып алганнан соң, Чечня кыр командиры Шамил Басаев (уртада). 1995 ел, июнь

54 яшьлек Иса Дукаев сугышка Чечнядан ихтыяри итеп җибәрелгән. Ул Росфинмониторингның террорчылар исемлегендә торган, кеше урлавы һәм Будёновски терактында катнашуы белән билгеле.

"Вёрстка" басмасы Русия ягында сугышучы Чечня ихтыяриларының исемлеген тикшергән һәм аларның дүртесе – Росфинмониторингның террорчылар исемлегендә торуын ачыклаган. Бу исемлектә тагын ун кеше торган, әмма аларны күптән түгел аннан чыгарганнар.

"Вёрстка" язмасында әйтелгәнчә, ихтыярилар арасында Чечня кыр командиры Шамил Басаев даирәсеннән бер сугышчы – Иса Дукаев та бар, алар 1995 елның җәендә Будёновскидагы хастаханәгә бергә һөҗүм иткән булган. Дукаевны бу терактта катнашуы өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Хәзерге вакытта аңа 54 яшь, ул 90 нчы елларда Ичкерия шәригать иминлеге министрлыгының Гудермес һәм Ножай-Юрт районнары департаменты җитәкчесе булып эшләгән һәм кеше урлау белән дә шөгыльләнгән. Ул чакта аны федераль басмалар Басаевның "шәхси җәллады" һәм "иң якын көрәштәшләреннән берсе" дип атаган.

Росфинмониторингның террорчылар исемлегендә Дукаев 4256нчы булып торган диелә.

Шулай ук "Вёрстка" мәгълүматынча, Украинадагы сугышта чечен кыр командиры Руслан Гелаев отряды сугышчысы Ахмед Дулаев та Русия ягында сугыша яки сугышкан. Росфинмониторингның террорчылар исемлегендә ул 4258нче сан астында торган. 2003 елда Төньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе Дулаевны бандитизмда һәм канунсыз корал саклауда гаепле дип табып, 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән булган.

2002 елда Дулаев башка сугышчылар белән берлектә осетиннарның Тарское авылында берничә тыныч кешене тоткын итеп алган. Шулай ук ул ингушларның Галашки авылына һөҗүмдә катнашкан, нәтиҗәдә Русия гаскәренең 16 хәрбие үтерелгән булган.

Сентябрьдә Кавказ.Реалии басмасы үз чыганакларына сылтама белән Ахмед Дулаевның Украинадагы сугышта һәлак булуын язды. Басма аның сугышка яңа җинаять эше ачылу куркынычы янаганга китүен яза. Бу мәгълүмат рәсми расланмады.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң Чечня башлыгы Рамзан Кадыров берничә мең чечен ихтыяриен Русия гаскәрләренә ярдәм өчен сугышка җибәрәчәген әйтте. Төрле чыганакларның бәяләмәләренә күрә, хәзерге вакытта Украинада егерме меңгә кадәр "кадыровчы" булуы бар.
  • Будёновскидагы теракт 1995 елның июнендә булды, рәсми белешмәләргә күрә анда 129 кеше үлде, 415 кеше яраланды. Ул чакта чечен сугышчылары – 200ләп кеше Дагыстан яклап Ставрополь краеның Будёновски шәһәренә керде һәм 2нче район хастаханәсен тоткынлыкка алды.
  • Һоспитальдәге авырулар һәм хезмәткәрләр, шулай ук сугышчылар юлда барганда тотып алган җирле кешеләр белән бергә барлыгы 1200 кеше тоткын булды. Сугышчылар аларны бер атна җибәрмәде, Русия хакимиятләреннән Чечнядан гаскәрләрегезне чыгарыгыз һәм Джохар Дудаев режимы белән сөйләшүләр башлагыз дип таләп итте.
  • Русия махсус көчләре (спецназ) тоткыннарны азат итү өчен хастаханәгә һөҗүм башлады, әмма ул уңышсыз булды.
  • Бу хәлдән соң, Русиянең ул вакыттагы премьер-министры Виктор Черномырдин сугышчылар белән сөйләшүләр башлады, нәтиҗәдә тоткыннарның күбесе тыныч юл белән азат ителде, ә хастаханәне басып алучылар Чечняга кайтып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG