Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае депутаты ихтыяри булып Украинадагы сугышка киткән


Украинада сугыш. Иллюстратив фото
Украинада сугыш. Иллюстратив фото

61 яшьлек Булат Юмадилов моны Конституциядәге бурыч дип атаган һәм "йөрәк кушуы" белән китүен әйткән.

Бүген, 7 декабрьдә Башкортстанның адвокатлар пулаты президенты, Корылтай депутаты, 61 яшьлек Булат Юмадилов башка ихтыярилар белән бергә, Уфаның хәрби чакырылыш пунктыннан хәрби әзерлек урынына киткән. Бу хакта республиканың Дәүләт җыены матбугат хезмәтенә сылтанып, Mkset хәбәр итә.

Украинага каршы сугышта катнашуын депутат үзе "йөрәк кушуы" белән китүен әйткән һәм моны Конституциядәге бурыч дип атаган. "Мин запастагы офицер, өлкән лейтенант, мин алгы сафта булырга тиеш", дигән ул.

Депутатлар Юмадиловның бу карарын хуплый, бу чын ир-ат һәм чын ватанпәрвәр эше, дип белдергән Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев. Ул Юмадиловның "алгы сафка" җәй көне үк китәргә теләвен, әмма ул чакта моның мөмкин булмавын искәрткән.

7 ноябрьдә Украинадагы сугышка Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов та Украинадагы сугышка китте, аны анда лейтенант итеп җибәрделәр.

Түрә лейтенант исемен Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән бирүләрен әйтте. "Бүген офицерлар җитми. Минем идарә итү тәҗрибәмне, югары белемем булуны исәпкә алып, хәрбиләр лейтенант була алуымны карар иткәннәр", диде ул.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан белән Татарстан алдынгы төбәкләр.
  • Шул ук вакытта Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
  • Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары да фронттагы хәлләргә, техника, ризык һәм җылы кием булмауга зарланып сәясәтче һәм язучы Захар Прилепин исеменәхат язган иде.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 187, Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG