Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" телеканалына теләктәшлек хатына 60тан артык медиа чарасы кушылган


"Дождь"ны лицензиясеннән мәхрүм итү карары гаделсез һәм дөрес түгел иде дип саныйбыз. Бу канун бозуларның “дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы” турындагы аргументлар ышандырырлык түгел”, диелә мөрәҗәгатьтә.

60тан артык урыс телле редакцияләр, шул исәптән Латвиядә теркәлгән яки эшләүче медиа чаралары да "Дождь" телеканалына теләктәшлек белдерү хатына кушылган. Имзалау өчен ачык бу хатны кичә, 6 декабрьдә Ригада төпләнгән "Медуза" басмасы чыгарган иде.

Латвиянең Электрон медиа дәүләт шурасы "Дождь" телеканалын лицензиясез калдыргач, журналистлар урыс, латыш һәм инглиз телләрендә мөрәҗәгать чыгарды, алар каналга теләктәшлек белдерә.

"Дождь"ны лицензиясеннән мәхрүм итү карары гаделсез һәм дөрес түгел иде дип саныйбыз, ул оешма санап узган канун бозуларга тәңгәл килмәстәй. Бу канун бозуларның "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы" турындагы аргументлар ышандырырлык түгел", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары "сугышка каршы карашлары ярылып яткан" һәм "Русия пропагандасына каршы торуда зур әһәмияткә ия" каналны тыю – Европадагы сүз ирегенә "зур орым" ясый дип саный.

"Дождь"ны лицензиясеннән мәхрүм итүләре турында кичә, 6 декабрьдә билгеле булды.

Бу карарны дәүләт иминлегенә куркыныч янау белән бәйле кабул итүләре әйтелде. "Дождь" җитәкчелеге үзе ясаган канун бозуларның мөһимлеген һәм җитдилеген аңламый дигән нәтиҗәгә килдек, шуңа күрә канал Латвиядә эшли алмый, дип белдерде Латвиянең Электрон медиа дәүләт шурасы рәисе Иварс Аболиньш.

  • Латвиядә лицезиясез калгач телеканал бөтен Европа берлегендә чыбык челтәрләр аша күрсәтелмәячәк. Редакция эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде. Каналга нигез салучы һәм баш мөдир Наталья Синдеева "Дождь" башка бер илдә лицензия алачак, диде.
  • Мөрәҗәгатьне хуплаучылар арасында аерым алганда "Новая газета. Европа", The Insider, "Важные истории", "Холод", DOXA, ютубтагы "Навальный LIVE" һәм "Ходорковский LIVE" каналлары такымнары, блогерлар Михаил Светов һәм Максим Кац һәм башка журналистлар бар.
  • Латвиянең дәүләт иминлеге хезмәте илнең эчке эшләр министрлыгына "Дождь"ның элекке алып баручысы Алексей Коростелевны затларның кара исемлегенә тыгарга киңәш иткән, бу кешеләргә илгә керү тыела. Бу хакта 6 декабрьдә LSM.lv басмасы хәбәр итте. Иминлек хезмәтендә журналист эфирда әйткән сүзләр Русиядә мобилизацияләнүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтергә чакыру дип бәяләнергә мөмкин дип саныйлар.
  • Канал да, Коростелев та моны ялгыш әйтелгән сүз дип белдерде һәм мондый чакыруларны беркайчан да ясамауларын искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG