Латвиянең Электрон медиа дәүләт шурасы "Дождь" телеканалының лицензиясен гамәлдән чыгарды. Бу карарны дәүләт иминлегенә куркыныч янау белән бәйле кабул иткәннәр. Бу хакта шура рәисе Иварс Аболиньш хәбәр итте.
"Латвия кануннарын бөтенесе хөрмәт итәргә тиеш. Барлык канун бозуларны исәпкә алып, шура "Дождь" җитәкчелеге аларның мөһимлеген һәм җитдилеген аңламый дигән нәтиҗәгә килде, шуңа күрә канал Латвиядә эшли алмый", дип язды ул.
Узган атнада шура аннексияләнгән Кырым Русия җире итеп күрсәтелгән харита куллануы һәм Русия гаскәре турында "безнең гаскәр" дип сөйләве өчен "Дождь"ны ун мең евро штрафка тартты. Ул чакта Аболиньш моны телеканалның соңгы берничә айда икенче мәртәбә канун бозуы дип атады. Ул канунны өч мәртәбә җитди бозганда "Дождь"ны лицензиясеннән мәхрүм итәргә мөмкин булуларын хәтерләтте.
1 декабрьдә каналның туры эфирында алып баручы Алексей Коростелёв телевизор караучыларны Русиядәге мобилизация чорында канун бозулар белән бәйле хәбәрләр юлларга чакырды һәм "Күпчелек хәрбиләргә, шул исәптән без дә булыша алганбыздыр, дип өметләнәбез. Әйтик, кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә һәм фронтта элементар уңайлыклар тудыруда", диде. Аның бу сүзләреннән соң, телеканал Русия гаскәренә ярдәм итә дигән шик белән Латвиянең дәүләт иминлеге хезмәте тикшерү башлады.
Икенче көнне "Дождь" гафу үтенде, эфир язмасыннан бу сүзләрне кисте һәм Коростелёв белән хезмәттәшлекне туктатты. Журналист үзе бу сүзләрне ялгыш әйттем дип аңлатты һәм "канал проблемнарын хәл итү өчен эштән китәргә әзер" булуын белдерде.
Коростелёвны һәм һәр кешенең хата ясау ихтималы булуын хуплап, "Дождь"тан тагын өч хезмәткәр китте.
Каналның алып баручысы Анна Монгайт әйтүенчә, "Дождь" үз эшен дәвам итә, Youtube каналында кала бирә, әмма чыбык челтәрләренең бер өлешен югалта.
- Телеканал 2008 елда Мәскәүдән сөйли башлаган иде. 2014 елда, Ленинград блокадасы турындагы сораштыруларыннан соң, иярчен һәм чыбык операторларының күпчелеге каналны үз исемлекләреннән чыгарды.
- 2022 елда, Русия Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, Русия хакимиятләре "Дождь"ны томалады. Башка күп кенә бәйсез медиа чаралары кебек үк, ул эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.
- 6 июньдә "Дождь" Латвиядә тапшырулар башлау өчен лицензия алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!