Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" телеканалы эшен вакытлыча туктатып тора 


"Безгә күп еллар дәвамында эшләгән әйберне ничек саклау һәм бу эшне ничек дәвам итү турында уйларга кирәк", дип белдерде телеканалның баш мөдире Наталья Синдеева.  

"Дождь" телеканалы (Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) эшен вакытлыча туктатып тора. Бу хакта 3 мартта, телеканалның Youtube-дагы махсус чыгарылышында телеканалның баш мөдире Наталья Синдеева игълан итте.

"Телеканал эшчәнлеген вакытлыча туктатып торабыз дигән карар кабул иттек. Вакытлыча. Безгә бераз көч кирәк, хәл алырга һәм алга таба ничек эшләячәгебезне аңларга. "Гаскәр турында ялган мәгълүмат" кануны кабул ителгәч, эшләү мөмкин булмаячак. Яки искиткеч күргәзмәләр һәм фейерверклар турында сөйләргә тиеш булачакбыз. Бу сезонда бу – соңгы хәбәрләр чыгарылышы. Без эфирга кире кайтырбыз дип бик өметләнәбез, әмма әлегә нинди платформалар аша икәнен белмибез. Һәм моның тамашачыларыбыз өчен мөһим булуын беләбез. Без бик күп авырлыклар белән очраштык һәм бирешмәдек. Безгә күп еллар дәвамында эшләгән әйберне ничек саклау һәм бу эшне ничек дәвам итү турында уйларга кирәк", дип белдерде Наталья Синдеева.

2 мартта Русия думасына "гаскәр турында ялган мәгълүмат" таратучыларны 15 елга кадәр төрмәгә утырту турында канун өлгесе кертелүе билгеле булды. Русия думасының 4, 9 һәм 10 март көннәренә ниятләнгән якындагы утырышларында документны кабул итәрләр дип көтелә.

1 мартта "Дождь" телеканалының сайты томаланган иде. Русия баш прокуратурасы каналның материалларын "эстремистик" дип атый. Ул "Русия хәрбиләренең гамәлләренә карата ялган мәгълүмат" һәм "җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген бозуга өндәүләр" тараткан диелә.

Элегрәк Роскомнадзор матбугат чараларына хәрби гамәлләрне "сугыш" дип атауны тыйган иде. Рәсми бу "Украинада махсус чара" дип атала.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG