Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КФУ ректоры белән бәйле коррупция схемасын тикшерүне таләп итеп пикет узды


Ленар Сафин
Ленар Сафин

Татарстан хөкүмәт йорты каршына "Югарыдагы түрәләр акча юуны яклый. Ә аларның үзләрен кем яклый?" дигән шигарь тоткан ир чыккан.

Бу хакта "Гроза" Telegram-каналы яза.

Ир әйтүенчә, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин 2007 елдан "Волгадорстрой" ширкәтен яклап килә, ә бу оешма аша Татарстанның зур сәнәгать оешмалары акча юа. Шулай ук аның фикеренчә, ректорны һәм аның "булышчыларын" Татарстан тикшерү комитеты хезмәткәрләре яклап килә.

Ир җиде ел буе тәртип саклау оешмаларыннан бу коррупция схемасын тикшерүне таләп иттем ди. Активист бу схемада катнашучыларның берсе миңа янады, үлем һәм төрмә арасында сайларга кушты дип сөйли.

"2015 елдан бусагаларын таптыйм, тикшерү комитетына һәм прокуратурага йөрим, инде ардым, бер мәгънә дә юк. Бу схемаларның шаһите идем. Кызганыч, әлеге төркем мине ялгыштырды һәм мин аларда юрист булып эшләдем. Чынлыкта ни белән шөгыльләнүләре билгеле булгач, эштән китәргә теләдем. Төрмә белән котылдым һәм үземнең гаепсез булуымны дәлилләргә телим", дип сөйләгән ир.

  • Быел августта Ленар Сафин Казан федераль университетына ректор итеп билгеләнде. Ул 2020 елның сентябреннән Федерация шурасы Икътисад сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары иде.
  • 2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды. 1995-2008 елларда Казан дәүләт университетында өлкән укытучы, юридик факультет доценты булып эшләде.
  • Аның яңа ректор итеп билгеләнүенә каршы петиция чыккан иде. "Русиянең иң борынгы университетларының берсенә әшнәлек ярдәме белән академик даирәдән булмаган кеше, зур коррупционер, сенатор Ленар Сафин билгеләнде. Русия мәгарифенең тәмам хәрабәләргә әверелүенә юл куймагыз!" диелде мөрәҗәгатьтә.
  • "Гроза" ачыклавынча, Ленар Сафинның улы Илдар Сафин елына 6 миллион сум түләп Швейцария мәктәбендә укыган, соңрак University College London-га укырга кергән. Сафинның кызы Сабина исә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның туганнан туган энесенә кияүгә чыккан. Шуннан соң озак та үтми Сафинны республиканың транспорт министры итеп билгеләгәннәр диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG