Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда торак бәяләре Татарстандагы бәяләрдән күпмегә аерыла


Авито сайтына сатуга куелган йортларның берсе, Башкортстанның Әбҗәлил районы Күчем авылы
Авито сайтына сатуга куелган йортларның берсе, Башкортстанның Әбҗәлил районы Күчем авылы

Азатлык торак бәяләренә күзәтү ясауны дәвам итә. Узган айда Татарстан район-авылларында йортларга хакларның ничек үзгәрүен өйрәнеп, аларның нәрсә аңлатуын ачыкларга тырыштык. Күрше Башкортстанда да Татарстандагы кебек вазгыять хөкем сөрә. Торак бәяләре районның зур шәһәрләрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлнең нинди булуына бәйле икәнен ачык күрергә мөмкин. Әлеге бәяләр Башкортстанда халыкның шәһәрләшүен күрсәтә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, бер үк йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында мондый йорт өчен 7 млн чыгарып түләргә кирәк.

Тикшерү ничек эшләнде?

Азатлык Avito алып сату хезмәтендә Башкортстан районнарында куелган игъланнарга күзәтү ясады. Шәһәрләрдәге торак бәяләре өйрәнелмәде. Төп игътибар авыл җирлекләренә бирелде.

Анализ ясар өчен сатуга чыгарылган 80-110 дүрткел метрлы йортлар алынды. Әйтергә кирәк, шәһәр тирәсендә сату игълланнары бермә-бер күбрәк, ә шәһәрдән читтәрәк районнарда берән-сәрән генә очрый. Шул сәбәпле шәһәр янында урнашкан коттедж бистәләре белән авылдагы йортларны чагыштыру төгәлсезлеккә китерсә дә, икенче яктан, бу җирлекләрдәге торакка булган ихтыяҗны, тенденцияне күрергә ярдәм итә.

Кайда кыйммәт, кайда – очсыз?

Иң кыйммәтле торак Уфа шәһәре янындагы районнарда, аеруча, Уфа районында (ягъни шәһәргә кермәгән өлешендә) сатыла. Якынча 100 дүрткел метрлы йорт 6,7 млн сумга төшә.

Икенче урында Караидел районы – торак бәясе 6,1 млн сум. Бу урында әлеге җирлекне искәрмә итеп билгеләргә кирәк. Караиделдә сатуга куелган 80-110 дүрткелле тораклар 6 гына иде (шул ук вакытта Уфа янында меңләгән игълан эленгән). Бәяләрнең югары булуы районның Атамановка җирлегенә караган йортларның сатылуы белән аңлатыла. Павловски сусаклагычы буенда наратлыкта урнашкан кайбер йортлар 11 млн сумга тәкъдим ителә. Ягъни бу керемле кешеләргә ял йорты буларак яраклы. Караидел авылының үзендә исә 116 дүрткел метрлы торак бәясе якынча 3,4 млн тора. Шуңа да Атамановка авылын исәпкә алмасаң, Караидел районы исемлекнең уртасында гына булыр иде.

Иң кыйммәтле тораклар Нефтекама шәһәре янында урнашкан Кызыл Кама районында теркәлде. Анда бер йорт алыр өчен 5,6 млн сум сарыф итәргә кирәк. Әбҗәлил районында – 5,2 млн сум. Бу районның күрше Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорски шәһәренә терәлеп торуына бәйле. Игъланнар арасында 10 млн сумга да торак сатучылар бар.

Уфа янында урнашкан Благовещен районында, Стәрлетамак тирәсендә йортларның хакы 5,1 млн сум тирәсе тора.

Иң арзанлы тораклар Башкортстанның күрше төбәкләр белән чиктәш районнарында күзәтелә. Алар нигездә икътисад үсеш алган шәһәрләрдән шактый читтә урнашкан. Пермь краена терәлеп торучы Тәтешле районында торак бәяләре якынча 1,4 млн сум гына тәшкил итә. Оренбур өлкәсе янындагы Зилаерда – 1,6 млн, Свердлау өлкәсе күршесе Мәчетледә – 1,7, Чиләбе янындагы Кыйгыда һәм Оренбур өлкәсенә терәлеп торучы Бишбүләктә – 1,8 млн сум тора. Уфадан бары 100 чакрым ераклыкта урнашкан Архангел өлкәсендә дә торак бәяләре 1,6 млн тирәсе. Бу әлеге җирлекнең авыл һәм урман хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүенә бәйле күрәсең.

Башкортстанның Татарстан чигендә урнашкан төньяк-көнбатыш районнарында торак бәяләре уртача булып кала. Бакалыда 2,3 млн, Шаранда – 2,2 млн сум торса, Туймазы – 4,8, Дүртөйле – 3,8, Бәләбәйдә 3,5 млн сумга йортлы булырга мөмкин.

Торак бәяләре нәрсәне аңлата?

Торак бәяләре Башкортстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүен дә күрсәтә. Йортларга ихтыяҗ кимегән һәм бәяләр төшкән җирлекләрдә халык саны да кими. 2021 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, халык Башкортстанның авыл районнарыннан йә зур шәһәрләргә, йә зур шәһәр янындагы районнарга күченгән. Соңгы 10 елда Уфа шәһәренә төпләнүчеләр саны 9 процентка, Уфа районында – 65,9, Иглинда – 40, Стәрлетамакта – 19 процентка арткан. Шул ук вакытта Башкортстанның күпчелек районнарында яшәүчеләр саны кими. Иң күбе Әлшәй һәм Калтасы районнарында азайган – 18 процент тирәсе.

Бүген Башкортстанда 4 млн 91 мең кеше яши. Шуларның 38 проценты – 1 млн 561 меңе авылларда көн күрә. Ике җанисәп арасында авыл халкы якынча 50 мең кешегә кимегән.

Татарстан белән чагыштырганда ничек?

Ике республиканы чагыштырганда, бер үк вазгыять хөкем сөрүен күрергә мөмкин. Демографик проблемнар, халыкның авылдан күченүе торак бәяләрендә чагылыш таба. Чуашстан белән Сембер өлкәсе янында урнашкан Чүпрәледә йорт 1 млн сумга төшсә, Казан тирәсендәге авылларда – 6-7 миллион сум тирәсе тора. Башкортстанның Тәтешле районының Аксәет авылында 30 сутый җирдә 80 дүрткел метрлы авыл йортын 450 мең сумга алырга мөмкин. Уфа районында 7 млн сум тирәсе акчаңны сарыф итәргә кирәк.

Дөрес, без караган игъланнарда торак бәясе Татарстанда кыйммәтрәк – уртача 3,58 млн сум. Башкортстанда 3,46 млн тирәсе.

Татарстан һәм Башкортстан районнары белән чиктәш районнарда бәяләр ни дәрәҗәдә аерыла? Актанышта бер йортның хакы уртача 2,9 млн сум булса, күрше Илеш районында – 2,5 млн сум. Башкортстанның Бакалы районында 2,3 млн, аңа терәлеп торучы Мөслимдә – 1,8, Азнакайда – 3,2 млн сум тора. Туймазы районында 4,8 млн сум, Ютазыда – 2,4 млн сум. Кайда эш урыннары һәм мөмкинлекләр күбрәк, кешеләр дә шунда тартыла. Шул сәбәпле Баулы, Ютазы халкы күрше Октябрьски шәһәренә йөреп эшләве, базарга килүе, читтә күңел ачуы турында сөйләгән идек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG