Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре 35 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген республикада уртача ришвәт күләме 174 мең сум тәшкил итә.

Быелның 11 аенда Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле 1 225 җинаять эше тикшерелгән. Бу, узган елга караганда, 35 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшергән эшләрнең чиреген ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре тәшкил итә.

"Мәхкәмәдә 232 кеше җавап тотты. Алар 208 эш кысаларында 607 ришвәтчелек җинаяте кылуда гаепләнә. Бу гамәлләрнең дүрттән өче ришвәт алу һәм бирү, алдау белән бәйле. Мәхкәмәгә юлланган гаепләнүчеләрнең яртысы вазифаи затлар", диде ул.

Быел барлыгы 819 җинаять эше ачылган. Түрәләр нигездә дәүләт сатып алуларында, тендер, бәйге вакытында ришвәтчелек гамәлләре кыла диелде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Усманов сүзләренә караганда, бүген республикада уртача ришвәт күләме 174 мең сум тәшкил итә. Иң күп җинаятьләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

Узган ел кулга алынган Татарстан социаль иминиятләштерү фондының элекке җитәкчесе Павел Лоханов быел 8 елга колониягә озатылды. Ул 2,4 млн сум ришвәт алуда гаепләнде. Соңрак аның урынбасары Геннадий Титов та кулга алынды.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Игонов 5 млн ришвәт алуда гаепләнә.

Мобилизациянең кызган мәлендә ришвәттә шикләнелеп, Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов тоткарланды. 48 яшьлек хәрби комиссарны 7 октябрьдә кулга алдылар. Ул 2016 елда җирле егеткә 130 мең сумга хәрби билет сатуда шикләнелә.

Моңа кадәр прокуратура Русиядә ришвәтләр күләме ягыннан Татарстан беренче урында тора дип белдерде. Бу елның гыйнвар-август айларында ришвәт бирүнең 261 очрагы ачыкланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG